Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасында татарча сөйләшәбез

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләре арасында уздырылган “Мин татарча сөйлим һәм эшлим” республика конкурсының “Теремок” балалар бакчасында үткән район этабы финалында шул ук бакча тәрбиячесе Анна Панкратова җиңеп чыкты.

Һөнәри осталык буенча уздырыла торган бу конкурсның төп максаты – алдынгы тәҗрибә һәм яңа эш алымнарын уртаклашу, белем бирү процессында тел мохитен булдыра белгән актив һәм сәләтле тәрбиячеләрне ачыклау.
Конкурста катнашкан 11 тәрбияче арасыннан финалга биш кеше чыкты. Алар визит карточкасын күрсәтү, әңгәмәне алып бару, тәрҗемә, балаларны татар телендә уенга өйрәтү һәм иҗат номерында көч сынаштылар. Барлык финалистлар арасыннан Анна Панкратова иң яхшысы дип табылды һәм аның “Мин һәм балалар татарча сөйләшәбез” видеоролигы конкурсның читтән торып үткәрелә торган республика турында безнең район исеменнән чыгыш ясарга лаеклы дип табылды.

Призлы урыннарны да шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлеште. Икенче урын  “Родничок” һәм “Колосок”тан чыгыш ясаучы Елена Усюкевич һәм Елена Гартинага бирелде, ә өченче урынга “Антошка” һәм “Солнышко” балалар бакчасы тәрбиячеләре Екатерина Беспалова белән Екатерина Трофимова чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев