Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылымның еракта калган тарихы

(Дәвамы. Башы 2012 ел, 22 август санында).

Айдар Казаков,
Көек мәктәбенең тарих
укытучысы.
...Төшке аштан соң арылган гәүдәне кузгатуы ничек кенә авыр булмасын, әткәй:" Әйдәгез, кузгалыйк. Безгә берәү дә килеп печән чабышмас", - дип, безне кузгата да яңадан чалгыга тотына. Ул көнне дә чабылган печәннең бер өлешен әткәй әле кибеп бетмәгән килеш алып кайтты да, төз лапас өстенә тараттырды. Кичкә кадәр кояшның нык кыздыруы хәерлегә булмас дип, кем уйласын. Безнең печән өлешенә күләгә биреп торучы имәнлектәге кошлар да кинәт кенә тынып калдылар. Һәр җан иясе шомланып, нәрсәдер көтә башлады. Төньяктан әкрен генә күтәрелеп, кабарынып килүче күгелҗем-кара болыт тагын да зурайды һәм еракта бабай әйтмешли, "Хозыр Ильясның камчылары" ялтырый башлады. Әнкәй белән апалар ул көнне өйдә калды.
Яңгыр яуганчы дип, әнкәй лапас өстендәге кипшенгән печәннәрне төшерергә уйлап ишегалдына чыга да, сәнәкне өскә күтәрүе була, күк ярылгандай коточкыч дөбердәү белән сәнәккә яшен китереп сукмасынмы...Сәнәк япьләре арасында яшкелт -зәңгәр утлар күренә. Әнкәй авыз эченнән "әстәгъфирулла"сын әйтеп, сәнәкне җиргә ташлый. Сәнәк су тулы лаканга килеп төшә, лаканның суы парга әйләнә һәм имән төбеннән ясалган лакан урталай ярыла. Ярый әле, яшен каралты-курага зыян салмыйча гына узып китә. Әнкәй әткәйләр кайткач, ни булганын сөйләп бирә. Ярый әле, берәүгә дә зыян салмаган, диде әткәй. Ул шунда күптән булган хәлне исенә төшерде. "Мин балачактагы хәлне хәтерлисеңме, -диде ул бабайга. "Ә, теге печәнсез калган елны әйтәсеңме? Ник белмәскә ди". Ул чакта әткәйләрнең өлеше Олы болынның аргы башында, нәкъ су кырыенда урнашкан була. Кибәннәр куеп, бабайның зимнигына төшеп, тимер мичкә ягып чәйнек куярга гына өлгерәләр. Болыт көтмәгәндә чыга да, яшен кибәннәр янәшәсендәге имәнгә китереп суга. Мәшкендә су артып, бер кибән печәнне агызып алып китә, ә ике кибән коеп яңгыр явуга карамастан, янып бетә. Күрше Базяковода яшәүче танышы Николай, бу хакта ишеткәч, бабайга болай дигән: "Сез Питрауда көнне чапкансыздыр, Питрауда печән чабарга да, чүмәлә өяргә дә ярамый". Шулай итеп, әткәйгә бу елны "трушничать" итәргә чыгарга туры килә. Хәер, минем баштан да узды ул "трушничать" итү авырлыгы. Ул нәрсәне аңлата? Юлларда, печән саткан урыннарда багана төпләрендә коелып калган печән калдыкларын әнә шулай дип әйтәләр. Иртә таңнан бәләкәй чана тартып, язгы кояш астында ашалган көпшәк карга бата-бата йөрүнең ничек авыр булуын мин яхшы белдем. Куллар күшегүдән кызарып, күгәрчен тәпие төсенә кергәч кенә өйгә кайтам да, бераз җылынгач, тагын урамга чыгам, әз-мәз генә ач хайваннарның үкерүен киметерлек печән кайтса, минем өчен зур шатлык була.
Ул көнне урамнан берничә бала бергә җыелып тегермән, янына киттек. Малайлар хуҗалары күрмәгәндә атлар алдына салынган печәнне эләктерәләр дә, чабалар гына. Ә хуҗалары күреп алса... биштән яисә җидедән үрелгән чыбыркының очы белән кулны яисә аякны яндырып алырга да күп сорамыйлар. Ирексездән күздән атылып чыккан яшьләрне сөртеп аласың да, аксаклап китүеңне күреп алсалар, малайлар үртәп җанга тиячәк. "Әнә килә сикерә-сикерә, теге мөгезсез кәҗә. Кәҗә-кәҗә мәкәрҗә, йөрмә печән урларга. Кысылырсың, калырсың, чыбыркы ашап алырсың»,-дип әйтүләреннән җир ярыгына төшеп китәрдәй буласың. Олаучылар арасында миһербанлы затлар да очрый. Бер көнне малайлар белән "трушничать" итәргә Габдрахман (Чукмый бабай дип йөртәләр иде) бабай тегермәненә киттек. Башта карга бата-бата тар гына сукмактан узгач, атлар таптаган, чана эзләрен юка гына боз элпәсе каплаган юлга төштек. Тегермән янында берничә җигүле ат тора.
Малайлар хуҗалар юклыктан файдаланып, печән йолкып алдылар, хуҗа күренгәнче дип, чаптылар гына. Мин исә, кеше юклыктан файдаланып, тагын бераз гына печән алып булмасмы дип, чанадан печән йолкырга керештем. Шулчак кемдер минем колак төбемдә: "Менә эләктең бит", - димәсенме. Мин ычкынып, кар көртенә сикердем дә, башымны томалап, капландым. Әмма, ни гаҗәп, теге кеше миңа тимәде дә, сукмады да. Аягыма бастырды да, көлемсерәп, камчы сабы белән минем аска иелгән башны күтәреп: "Лотфулла кызы икәнсең, син монда нәрсә эшлисең, трушничать итәсеңме әллә? - дигән тавыштан гына мин Коля дәдәйне танып алдым. Шулчак тегермәннән аның хатыны да чыкты. "Баланың котын алгансың", - дип хатыны тиз генә мине чанага утыртты да, Коля дәдәйгә нәрсәдер әйтте. Ул көнне мин үзебезнең өйгә байларча, капчыклар төягән чанага утырып кайттым. Икенче көнне төшкә таба бер олау печән белән Коля дәдәй безгә үзе килеп төшмәсенме... белмим, әткәй аны ничек бәхилләткәндер, әмма әнкәй кичке намазга баскач, аны да догасыннан калдырмады. Ул язны без исән-имин генә чыктык.
(Дәвамы бар).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X