Аграр университет конкурсында катнаштылар
Казан дәүләт аграр университет мәйданчыгында авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында “Агро НТИ – 2019” Бөтенроссия конкурсы үткәрелде.
Конкурсның әлеге этабында Бураково мәктәбеннән Ландыш Хәлиуллина, Энҗе Кыямова, Анна Сесина, Елизавета Бобкова, Динар Захаров катнашты. Ике көн дәвамында алар “АгроКосмос” һәм ,АгроМетео” юнәлешләре буенча тест биремнәрен үтәделәр, лекцияләр тыңладылар. Энҗе Кыямова белән Динар Закиров диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев