Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зур уңышка иреште

Никольск урта мәктәбенең 2нче класс укучысы Татьяна Авдонина "Балалар күзлегеннән фән дөньясы" дигән Бөтенроссия рәсемнәр конкурсы при зеры булды. Ул "Недаром помнит вся Россия" номинациясендә икенче урынны алды, шулай ук конкурс шартлары буенча яшь художник үз рәсемнәрен калган дүрт номинациягә дә җибәрде. Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы, Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү...

Никольск урта мәктәбенең 2нче класс укучысы Татьяна Авдонина "Балалар күзлегеннән фән дөньясы" дигән Бөтенроссия рәсемнәр конкурсы при зеры булды.
Ул "Недаром помнит вся Россия" номинациясендә икенче урынны алды, шулай ук конкурс шартлары буенча яшь художник үз рәсемнәрен калган дүрт номинациягә дә җибәрде. Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы, Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты, Мәскәү хөкүмәте оештырды. Татьяна Мактау грамотасы белән бүләкләнде, аңа шулай ук сертификат һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Идел буе федераль округының "Щит" конкурсында да ул икенче урынны алды.
Татьяна рәсем ясарга бик ярата, мәктәптә дә яхшы укый, балалар сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев