Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Жилкәннәрне җилләр сынады...

Район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары арасында җилкәнле суднолар спорты буенча ачык шәхси-команда беренчелегендә санаторий һәм Өчкүл мәктәпләреннән Анна Битунова белән Артем Шеронов, “Регата” педагогы Степан Разин җиңүче булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Җилкәнле спорт буенча мондый ярышларны “Регата” балалар техник иҗат станциясе коллективы быел беренче тапкыр оештырды. Өчкүлдәге Чиста күлдә үткән бу бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланды. Районның ун мәктәбеннән килгән балаларны һәм педагогларны, иҗат станциясе коллективын район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Ганичев, Өчкүл авылы җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина сәламләде.
Өч сәгать дәвамында зәңгәр сулы Чиста күлне гади генә материаллардан ясалган җилкәнле көймәләр бизәп торды. Һәр коллективтан өчәр төрдәге җилкәнле көймә тәкъдим ителде, ярышларда катнашучылар өч төркемгә бүленде. Җилкәнгә җил кирәк, диләр. Бу көн җиллерәк иде, шуңа күрә бер ярдан икенче ярга кадәр дүрт йөз метрга якын араны алар санаулы минутлар эчендә үтә алдылар.
Нәтиҗәдә призерлар исемлегенә Иске Рәҗәп мәктәбеннән Илназ Гыйльфанов белән Ислам Вилданов, Полянкадан Кирилл Ашмарин һәм Сергей Родионов керде. Педагоглар арасыннан Антоновка һәм Иске Рәҗәп мәктәбеннән Фаил Шәмсетдинов белән Илназ Мәхмүтовны билгеләп үтәргә кирәк. Команда беренчелегендә Иске Рәҗәп укучылары алга чыкты. Икенче урында “Регата” коллективы. Ә инде өченче урын Антоновка спортчыларына бирелде.
Бәйгедә катнашучыларга авыл мәктәбендә төшке аш та әзерләделәр. Соңыннан җиңүчеләргә һәм призерларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев