Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Үземапа» – яратып кушылган исем

Ул, ак канатлы фәрештә кебек, хәзер инде безне өстән күзәтеп тора сыман тоела. Авылдашларым, аеруча олы яшьтәге кешеләр, аны әле дә булса җылы хисләр белән генә искә алалар.

Айдар КАЗАКОВ,
Көек мәктәбенең тарих укытучысы.

Ул 1921 елда ТАССРның Чистай районы, Изгар-Рождественское авылында, элеккеге земство табибы гаиләсендә  туа. Әнисе – хуҗабикә, әтисе – тирә- якка танылган  табиб  Борисов Николай  Иванович, ике абыйсы, апалары булган гадәти рус гаиләсе. Аңа  яратып, Машенька дип исем  кушалар. Әмма  язмыш кушуы буенча аның,  өлкән абыйсы Илья Николаевичның, апасы Надежда Николаевнаның әтиләре эшен дәвам итәчәкләрен берәү дә белмәгәндер әле. Мәктәпне “биш”легә генә тәмамлаган кызчык, Чистай  шәһәрендәге  медицина  техникумына (хәзерге  Чистай  медицина  училищесы) укырга  керә. Кулына диплом алгач, аны  ТАССРның Куйбышев районындагы Көек авылына  фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрәләр.  

«1940 елның ахырында мин, бер авыз  татарча сүз белмәгән 19 яшьлек кыз, Көеккә килеп төштем. Авылның    “Баҗак  башы” яисә “Кыярчы” дип  аталган  өлешендәге Вәлиуллина Галия апаларга  квартирга керттеләр. Тәкъдиремә шулай  язылгандыр инде, авылдагы “беренче егет” кушаматы йөрткән Гатауллин Исмәгыйльгә кияүгә чыктым. Минем белән бергә Көеккә, Катя исемле  бер кызны да җибәрделәр. Ике елны  да эшләп бетермәстән, авырлыкларга  түзә  алмыйча, эшен ташлады. Әмма аңа  нинди дә булса ташлама булдымы, дип сорарсыз.  Кая инде ул, икенче  көнне үк кулга  алдылар да,  2 елга хөкем итеп тә куйдылар. Абыем  Илья әлеге  техникумны  тәмамлап, Казан  медицина институтының  икенче  курсында  укый  иде.  Әмма  укуын  тәмамлауның  икенче  көнендә үк, кулына мылтык  тотып,  Бөек  Ватан сугышына китте. Икенче абыем,  Дмитрий, Чистай педагогия училищесының  өченче курсында укый иде. Аңа да каләмне штыкка алмаштырырга  туры килә. 

Реклама

Озак та үтми минем иремне дә, аның  абыйсын, энесен дә сугышка алдылар.  Мин 5 көнлек кызым белән  авылда кайната һәм кайнана гаиләсендә яшәп калдым. Сугыш законнары кырыс, беркемне дә аямый, кызганмый...  Мин 3 айлык баламны күтәреп эшкә чыктым. Балам   янәшәмдә  елап  ята, кулга  алып  юатырга вакыт юк, тирәмдә – минем  ярдәмгә мохтаҗ авырулар. Әле берсенең  иренең, әле  икенчесенең иренең  “кара  пичәтле” кәгазен алган хатыннарны-апаларны да юатырга сүз табам. Эш көнем  тәмамлангач та әле өйгә  кайтып китеп булмый. Бәләкәй  чана, яисә арба сөйрәп урманга утынга барырга кирәк.  

Бер вакыт авылда тоз бетте, кибеттә дә юк. Мине Чистайга 32 килограмм  йодлаштырылган тоз алып кайтырга  чыгарып  җибәрделәр. Кышкы  әче  салкында, авылларда куна-куна, мин Чистайдан  тозны 2 көн узгач  алып  кайтып  җиткердем. Ничек талап үтермәүләренә, бүреләргә юлыкмавыма  шакката  идем. Чистайдан кайтуыма өстәлемдә  хат ята.  Мин  ашыгып аны кулыма алдым да, пыскып утырган керосин лампасы яктысында  ачтым. Әмма кулымны конверттан  чыккан  “кара елан” чаккан кебек  булды. Аңарда: “Сезнең улыгыз, Илья  Борисович... Харьков юнәлешендә барган сугышларда батырларча һәлак булды”, дигән сүзләр язылган кара мөһерле кәгазь  килеп  чыкты. Ә икенче ягында  әтинең матур  почергы белән  бары  тик  бер  генә юллык  язу бар иде: “Кызым, Дима  да... вафат. Киев  янында”.    

Инде озак еллар узганнан соң, әни  дә, ә аннан алданрак әти дә, бакыйлыкка күчкәч, кызыл эзтабарлар, олы апамның үтенече буенча алар күмелгән  каберлектән туфрак  алып  кайтып, әниемнең каберенә салдылар. Җиргә, ниһаять,  кырык  бишнең кояшлы, җылы  язы  килде, ирем Исмәгыйль  исән-имин  сугыш  кырларыннан  әйләнеп  кайтты. Әмма  олы  абыйсы,  авылның  беренче  комсомолы,  “избачы”на (“изба-читальня» мөдиренә) туган якка кире кайту  насыйп булмады. Тагын ике кыз бала  тапсам да, миңа декрет ялында утырырга  туры килмәде. Камыр басканда  яки өстәл артында чәй эчкән җиремнән, авыру янына чакыралар иде. “Авыруның  гомерен минутлар түгел, ә секундлар хәл итә”, дигән сүз минем өчен  гомер  девизыма әверелде. Озын гомер һәм  хезмәт  юлында  күп михнәтләр  дә татыдым. Егерме биш ел дәвамында авылда  әле  бала таптыручы да булып эшләдем, әмма хәзерге заман белән чагыштырганда, шунысын горурланып әйтә алам:   авылда бер генә ана да, бер генә бала да  үлмәде. Ул чорда колхозда бала табу йортлары бар иде. “Анысы  нәрсә?”, дип сорасагыз. Шуны әйтә алам, гади,  агачтан  салынган, бишпочмаклы авыл  йорты. Чаршау белән икегә бүленгән, бер ягында  инструментлар  эшкәртелә, ә  икенче  ягында  бала тапкан аналар һәм  аларның  сабыйлары ял итәләр. Атна – ун көнсез өйгә кайтарырга ярамаганга  күрә, балаларны үзләренең әниләреннән  дә  күбрәк  карадым. Илле ел эшләү дәверендә  бер генә кешегә дә ялгыш диагноз куелмады. Бер шикле диагноз белән мөрәҗәгать иткән ханымны,  үзәк шифаханәнең рөхсәт-юлламасын алмыйча гына, үзем шәхсән Казанга илтә киттем. Икенче көнне  операция  ясап, аның гомерен коткарулары хакында ишетүем, миңа әйтелгән иң зур рәхмәттән  дә олырак  бүләк  булды. Шушы  ханым  тагын  утыз  елдан  соң, 90  яшькә җитеп бакыйлыкка күчте. Авылда эшләүнең  авырлыгын бары тик  моны үз җилкәсендә  кичергән кеше генә белә. Укырга-белем алырга  тәкъдим булды, әмма тормыш шартлары мөмкинлек бирмәде. Шуңа да карамастан,  кешеләрнең  сәламәтлеге сагында  тору, аларның  рәхмәтләрен ишетү миңа  иң зур бәхет иде”. 
Балаларны  яратканга  күрә, аңа  авылда яшәүчеләр “Үзем апа” дигән кушамат тагалар. Мария Николаевнаның намуслы хезмәтен хөкүмәт һәм җирле  хакимият югары бәяләде. Ул күп санлы дәүләт бүләкләренә, СССР Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай оешмасының  Мактау грамотасына лаек  була.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев