Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үзебезнең спортчыларга көч бирик!

Узган җомга көнне "Октябрь" кинотеатры залында шәһәр мәктәпләре, кадет мәктәбенең өлкән класс укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко белән очрашуы булды. Ул дөньяның 170 иленнән Бөтендөнья студентлар уенына киләчәк кунакларны каршылауга Казанның ничек хәзерләнүе турында сөйләде. Спортчылардан тыш, монда туристлар, җанатарлар, тамашачылар да җыелачак....

Узган җомга көнне "Октябрь" кинотеатры залында шәһәр мәктәпләре, кадет мәктәбенең өлкән класс укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко белән очрашуы булды.
Ул дөньяның 170 иленнән Бөтендөнья студентлар уенына киләчәк кунакларны каршылауга Казанның ничек хәзерләнүе турында сөйләде.
Спортчылардан тыш, монда туристлар, җанатарлар, тамашачылар да җыелачак. Аларга яшәү һәм ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган Универсиада авылы төзелгән. Билгеле, 45 мең кеше сыйдыра торган "Казан-Арена" стадионы бәйрәмгә аерым ямь өстәргә тиеш.
Әлбәттә, Универсиадада иң мөһиме - ярышлар. Мондый уеннар Россиядә соңгы тапкыр 40 ел элек үткәрелгән. Бу юлы Универсиадага спортның 27 төре буенча ярышлар кертелгән. Дирекция вәкиле һәр кешене үз спортчыларыбызга көч бирергә, актив җанатар булырга өндәде, чөнки бу Россия һәм Татарстан спортчыларына җиңүгә ирешү, мөмкин булганча күбрәк алтын медальләр яуларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев