Юристлар ярдәм күрсәтә
Пәнҗешәмбе көнне безнең районда “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия җәмәгать берләшмәсенең Татарстандагы төбәк бүлеге мәгълүмат-консультация төркеме эшләде.
Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү хокукый мәгълүмат бирү системасын үстерү буенча чаралар турында”гы Указын һәм Татарстанның “Татарстан Республикасында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы Законын тормышка ашыру кысаларында, “Россия юристлары ассоциациясе”нең Татарстан бүлеге ТР Юстиция министрлыгы белән бергә республика авылларында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештырдылар. Тупланган төркемгә төрле ведомство һәм оешмалар, аерым алганда ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Конституция Суды Аппараты, Мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар керә.
Безнең районга төрле юнәлештәге 12 белгечтән торган төркем килде, аларга райондагы хезмәтләрнең тагын 5 вәкиле кушылды, алар арасында Пенсия фонды, Мәшгульлек үзәге, салым хезмәте, ЦРБ бар иде. Болгарда халыкны район Мәдәният йортында кабул иттеләр. Җирдән файдалану, социаль ярдәм, пенсия белән тәэмин итү, салым, сәламәтлек саклау белән бәйле булган сорауларга җаваплар бирделәр.
Мондый очрашу Никольск авылында да узды. Биредә дә белгечләргә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев