Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Югары бәя алды

    "Яшьләр фәнни эзләнүләрдә" республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан Иж-Борискино мәктәбенең унберенче класс укучысы Альбина Бахитова ТР мәгариф һәм фән министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Башта ул 350 фәнни-тикшерү эше катнашкан читтән торып турны уңышлы үтте. Тагын бер турга үткән 150 эш арасында Альбинаның Бизнә фетнәсенә багышланган "Крестьяннарның "чиста ирек" өчен...

    "Яшьләр фәнни эзләнүләрдә" республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан Иж-Борискино мәктәбенең унберенче класс укучысы Альбина Бахитова ТР мәгариф һәм фән министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
    Башта ул 350 фәнни-тикшерү эше катнашкан читтән торып турны уңышлы үтте. Тагын бер турга үткән 150 эш арасында Альбинаның Бизнә фетнәсенә багышланган "Крестьяннарның "чиста ирек" өчен көрәше" эше дә бар иде. Аның чыгышын жюри югары бәяләде. Укучының уңышында аның фәнни җитәкчесе, тарих укытучысы Зинаида Мокшинаның да өлеше зур.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: