Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Йолдызлык”та – безнең “йолдыз”

Николай Сафонов “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында чыгыш ясаячак.

Шәребездә яшәүчеләргә бу талантлы башкаручының тавышы яхшы таныш. Район Мәдәният йортында уза торган концертларның барысында да катнашырга тырыша ул. Әле күптән түгел генә Сафонов “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында чыгыш ясаган. Ул беренче урынга лаек булган. Хәзер инде апрель аенда Казанда узачак суперфиналга әзерләнә. 

Баянчылар кызыктырган

Николай балачагыннан җырларга яраткан. Болгардагы 1нче мәктәптә укыганда, балалар сәнгать мәктәбендә Лариса Артюшина җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар килеп чыгыш ясагач, ул да кызыгып баян һәм вокал бүлегенә язылган.

–Җиңү көненә без Ларисаның кызы Вероника белән бергә “Землянкада” җырын башкардык, – дип сөйли ул. –Залда җырны ишетеп елаучылар да булды. Ирина Баландина алып барган җыр дәресләренә яратып йөрдем. Әле тәнәфес вакытында да аның кабинетына кереп җырлый идем. Аннары “Мин әбидә яшим” җырын өйрәндем. Башта мәктәптә җырлап күрсәттем, аннары беренче тапкыр район Мәдәният йорты сәхнәсенә чыктым. Джинс чалбар, яшел төстәге шакмаклы күлмәк кигән идем. Бу имиджны үзем уйлап таптым. Зал тулы тамашачы озак итеп кул чапты. Шуннан бирле гел җырлыйм.

Кубокны өйгә китерделәр

–Беренче тапкыр Чирмешәндә узган конкурста катнашканда миңа җиде яшь иде, – ди Николай. – Аннары Нурлатта, башка районнарда чыгыш ясадым. Башта бернинди урын да алмадым, әмма моның өчен артык борчылмадым. Диплом өчен җырламадым. Дөресен әйткәндә, минем дә җиңүче буласы килде. Башкаларның концертын карадым, аларның үзләрен ничек тотышына игътибар иттем. Лев Лешенко, Дмитрий Хворостовский кебек танылган артистларның чыгышларын кат-кат тыңладым. Алла Пугачеваны да яратам. Аның “Миллион алых роз” җырын берничә тапкыр җырладым. Әнә шулай җыр мине үзенә бөтереп алды, берәр эш эшләгәндә дә гел җыр көйләргә өйрәнеп киттем. Берсендә Ульяновск шәһәрендә миңа “Конкурс өмете” кубогын тапшырдылар. Кубокны өйгә китереп биргәннәрен көтәргә туры килде.

Реклама

Бәхет елмайган

Бу юлы ул тагын Чирмешәндә “Улыбнись, удача!” һәм “Птица счастья” җырларын башкарган. Бу җырлар аңа җиңү китергән.

–Минем җиңүдә остазларымның да өлеше күп, – ди Коля. – Аеруча Татьяна Михайловна Аристованыкы күп. Ул миңа икенче әнием кебек. Көн саен репетицияләргә йөгерәм, һава торышы да начар дип тормыйм. Җырлыйсы гына килеп тора. “Станица Спасская” халык хорына язылдым, алар белән дә еш чыгышлар ясыйбыз. Сәхнә мине магнит кебек тартып тора. Берничә тапкыр Казанның “УНИКС” комплексында да җырларга өлгердем.

Автографлы ике кепка

Николай инде төрле җиңүләргә ирешкән. Дөрес, ул үзе бик мактанырга яратмый. Грамота һәм дипломнарга аның бик артык исе китми. Спорт ярышларында катнашып алган медальләре дә бар икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев