Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язны каргалар алып килә

Иске Рәҗәп авылы

Яз айлары – бәйрәмнәргә бай ай. Халкыбызның иң популяр, иң күңелле бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез, карга боткасы бәйрәме. 

Карга боткасы – карга исеме белән бәйле йола. Бу бәйрәм бик борынгы заманнардан ук килә. Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә олылар бәйрәм ясый торган булган. Алар җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сораганнар. Йола инде онытылып бара диярлек, ул балалар башкаруында уен буларак кына билгеләп үтелә. Балалар бакчасы хезмәткәрләре, мәдәният эшчеләре белән берлектә, шул бәйрәмне яңартырга уйлаганнар.

Язның кояшлы матур бер көнендә балалар мәдәният йорты алдына җыелдылар. Күңелле музыка, “Карга боткасына, рәхим ит !”дип язылган плакат, ботка пешерү өчен өчаякка элеп куелган капкачлы казан, өстәлдә тәм-томнар һәм кайнап торган самовар,төрле төстәге шарлар белән бизәлгән клуб алды бәйрәмгә килүчеләрнең күңеләрендә бәйрәм хисе, күңел күтәренкелеге, үзара дусларча мөнәсәбәт булдырды.

Бәйрәмне балалар бакчасы җитәкчесе Гөлнара Гатауллина ачып җибәреп, йоланың килеп чыгышы турында сөйләде. Туган телебездә матур итеп сөйләшергә, мили йолаларны, гореф-гадәтләрне онытмаска өндәде.

Реклама

Ботка пешкәнче балалар төрле уеннар: йөзек салыш, чума үрдәк, чума каз, Зәкәрия уеннарын уйнадылар, табышмак - мәкальләр әйтештеләр, йомырка тәгәрәттеләр. Нияз Нугаевның моңлы итеп җырлавы, Алмаз Минсабировның матур итеп биюе бәйрәмгә ямь өстәде. Олырак абыйлары Илшат Минһаҗев, Камил Гарифуллин, Салават һәм Айдар Зәйнуллиннарга ияреп нәни балалар да такмаклар әйттеләр. Аннан соң бергәләп, Гүзәл апалары Миһаҗева пешергән карга боткасын ашадылар, кайнар коймак белән сыйландылар, самовардан чәй эчтеләр. Ботканы үзләре генә ашап бетермәделәр, бер өлешен, каргаларга дип бакчадагы кар өстенә сибеп калдырдылар.

Карга боткасыннан авыз иткән кеше һәрвакыт сау-сәламәт булыр, дигән ышанулар яшәгән. Бу ышану чынга ашсын, тормышлар мул, еллар имин булсын иде, дип тели авыл халкы. Амин, шулай була күрсен!

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X