Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы боз куркыныч тудыра

Яз үзен көннән-көн ныграк сиздерә бара.

Синоптиклар алдагы көннәрдә җылы һава торышы вәгъдә итә. Димәк, озакламый елга-күлләрдә боз эри башлаячак. Моңа барысы да, аеруча боз өстендә кармак салып балык тотарга яратучылар әзер торырга тиеш. Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигәннәр бит. 

Марина ЗАЙЦЕВА

 

Язгы боз тиз ватыла

Быелгы кыш карлы килде. Сулыкларның кайбер урыннарындагы кар катламы калынлыгы метр ярымнан артып китә. Җылы һава кар астына да тиз үтеп керә һәм бозны акрынлап җебетә башлый. Язгы боз куркыныч тудыра, диләр бит. Ул чыннан да шулай. Көзге боз кеше әле алай тиз генә ватылып китмәскә дә мөмкин. Ә менә язын, кар суын үзенә сеңдергәч, боз үзенең ныклыгын югалта һәм теләсә кайсы минутта шартлап ярыла.

–Язын бик күпләр, юлны кыскартырга теләп, боз өстеннән йөри, – дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР Кама-Тамагы инспекторлык үзәге дәүләт инспекторы Нияз Нуриев. Болай итәргә ярамый! Бу кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра. Тикшерелмәгән бозга керергә һич тә ярамый. Текә яр буенда басып тору да тыела, чөнки җыелган кар елгага шуып төшәргә мөмкин. Бу куркыныч чорда аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Балалар бозга чыгып уйнарга ярата, кайберләре әле балык тотарга да төшә. Аларга су кырыйларына барырга рөхсәт итмәгез. Бозда уйнауның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин, дип аңлатыгыз.

 

Бозга керсәң – карап кер

Реклама

Әгәр дә сез боз ярылып суга төшеп китсәгез, белгечләр каушап калмаска, тиз арада эш итә башларга киңәш итә.

–Салкын суга барып төшкән кеше башта шок хәлендә кала, – дип аңлата Кама-Тамагы инспекторлык участогының кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Сергей Шалашов. – Нәтиҗәдә кешенең мускулларын көзәг җыера, ул аңын югалтырга, хәтта йөрәге дә туктарга мөмкин. Сәламәт ир-ат бозлы суда 20 минут тора ала.

2019 елның көзендә безнең шәһәрдә яшәгән бер кеше бозлы суда катып үлгән иде. Ул ялгыз гына дачалар поселогы (Красный Яр тирәсендә) тирәсендәге бозга балык тотарга киткән. Бер тәүлек кайтыр дип көтсәләр дә, ул күренмәгән. Эзләү-коткару эшләре биш көн буе дәвам итә, әмма нәтиҗә бирми. Берничә ай узгач, язын, аның гәүдәсен елгада табып алганнар.

Үзен чыксаң – башкага ярдәм ит

Бәлага тарган кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерү очраклары аз түгел.

–Узган ел яз иртә килде, – дип сөйли Сергей Шалашов. – Март аенда инде кар аз калган иде, елгадагы боз да бик тиз юкарды. Шуңа да карамастан, балыкчылар боз өстенә балык тотарга кергән. 23 мартта Полянка авылы тирәсендә ике урында боз кителгән һәм су агымы аларны Ульяновск ягына алып китә башлаган. Ә боз өстендә 15 балыкчы! Аларга авыл кешеләре ярдәмгә ашыккан – көймәләр белән килеп, боздагы кешеләрне ярга утыртып чыкканнар. Димәк, бу балыкчыларның бәхетләре булган әле.

Тагын бер хәл узган ел көзендә булган. Утраулар тирәсендә көймәдән суга егылып төшкән олы яшьтәге ир-атка балыкчылар ярдәм кулы сузган. Бозның кузгалган вакыты, су салкын, әгәр ярдәм итеп өлгермәсәләр, су төбенә киткән булыр иде әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X