Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яз бәйрәме белән сезне, кадерле хатын-кызларыбыз!

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады. Район Советы, башкарма комитет һәм үземнең исемнән иң яраткан, иң сөекле, иң кадерле, иң гүзәл әниләребезне, хатыннарыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны һәм, гомүмән, барлык хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм, диелә котлауда....

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.
Район Советы, башкарма комитет һәм үземнең исемнән иң яраткан, иң сөекле, иң кадерле, иң гүзәл әниләребезне, хатыннарыбызны, апа-сеңелләребезне, кызларыбызны һәм, гомүмән, барлык хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм, диелә котлауда.
Хатын-кызларыбыз безнең тормышыбызны шатлык-сөенечләр белән тулыландыралар. Без эштә дә, өйдә дә, ял көннәрендә дә хатын-кызларның даими игътибарын тоеп яшибез. Нәкъ менә хатын-кызларыбыз безне - ир-атларны, яңа үрләргә рухландыралар һәм көч бирәләр.
Быел без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Тиңдәшсез батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калган сугышта катнашкан, тылда эшләгән ветеран хатын-кызларыбызга иң изге теләкләремне юллыйм.
Сөекле хатын-кызларыбыз! Ямьле яз көннәрендә гаиләләрегезгә татулык, муллык һәм иминлек телим. Барлык эшләрегез уң, кәефегез күтәренке, сәламәтлегегез нык, дөньялар һәрвакыт тыныч булсын, диелә котлауда.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/voland666/post155093358/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев