Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшьләрне ниләр борчый?

Район Мәдәният йортында авыл яшьләре форумы булды.

Чарада укучылар, техникум студентлары, районның яшь белгечләре катнашты.
Форумда катнашучыларны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сәламләде.
Аннары залда җыелучылар алдында ТР Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова чыгыш ясады.
Докладчы билгеләп үткәнчә, төп проблема – авылда мәгълүмат җитмәве. Шулай ук ул “Яшь белгеч” программасын гамәлгә ашыру, торак бирү, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан алып, гаилә терлекчелек фермалары һәм кооперативларына кадәр күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
Форумда яшьләргә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды, ТР Икътисад министрлыгы проектлары буенча күрсәтелгән ярдәм турында да тулы мәгълүмат бирелде. Чарада авыл яшьләрен борчый торган башка мәсьәләләр турында да сүз булды.
Фикер алышу барышында залда җыелган тамашачылар авыл яшьләре өчен кискен торган проблемаларны кузгаттылар. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, форумда ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Спас районы җирле бүлегенең рәисен дә сайладылар. Рәис итеп Өчкүл мәктәбе укытучысы Надежда Слепнева билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев