Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь талантлар уңышы

Өчкүл урта мәктәбе укучысы Мария Сидорова "Россиядә чит планета кунакларының маҗаралары" кулланма сәнгатьнең Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды. Аңа һәм "Лунтикның әти-әнисе табылды" эшенә җитәкчелек иткән педагог Марина Яшинага белем бирү хезмәтенең алтын сыйфат сертификаты тапшырылган. Конкурсны оештыручылар - мәгълүмат технологияләренә ирекле сертификация ясау системасы белән "Роскосмос" федераль космос агентлыгы....

Өчкүл урта мәктәбе укучысы Мария Сидорова "Россиядә чит планета кунакларының маҗаралары" кулланма сәнгатьнең Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды.
Аңа һәм "Лунтикның әти-әнисе табылды" эшенә җитәкчелек иткән педагог Марина Яшинага белем бирү хезмәтенең алтын сыйфат сертификаты тапшырылган. Конкурсны оештыручылар - мәгълүмат технологияләренә ирекле сертификация ясау системасы белән "Роскосмос" федераль космос агентлыгы.
Ә Танкеевканың "Сказка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Регина Мурзукова шул ук конкурста катнашып, алты яшьлек балалар арасында төп номинациядә Татарстан Республикасы буенча беренче урынны алган. Кырыс жюриның игътибарын ул чит планета һәм Җир вәкилләренең очрашуын сурәтләгән "Будем дружить!" рәсеме белән җәлеп иткән.
Бакча мөдире Лариса Козлова һәм педагог Валентина Талля инициативасы белән бу бакчага йөрүче балалар мондый конкурсларда еш катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс