Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь хәбәрчеләр көч сынаша

Кичә шәһәребездә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” республика фестивале зона этабы башланып китте.

Бу конкурсның тарихында беренче тапкыр финалга чыгучыларны сайлап алу процедурасы башкача үтәчәк. Соңрак тагын Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казанда булачак зона этапларында теләгән һәр кеше катнаша ала. Мәсәлән, Болгарда Алексеевск, Әлки, Чистай, Чүпрәле һәм безнең районнан 5–10 класста укучы 30дан артык хәбәрче җыелды. Алар журналистиканың төрле юнәлешләре – рус һәм татар телендә матбугат, радио, телевидение, мультимедиа киңлекләрендә эшләү өчен гариза бирде. Спас районыннан шәһәр урта мәктәпләре, кадет, Иске Рәҗәп, Полянка һәм Өчкүл мәктәпләреннән 12 укучы катнашты. Барлык конкурсантларга ике төрле сынау үтәргә туры килде.

Зона этабын ачып җибәрү тантанасында конкурсантларны Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы исеменнән куратор Гөлшат Рөстәмова, фестивальнең башкарма директоры Алла Абросимова, Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, жюри әгъзалары сәламләде. Укучыларга иҗади уңышлар теләп, алар арасында кем дә булса киләчәктә журналист булыр, дигән ышаныч белдерделәр.

Беренче сайлау турында һәр конкурсант жюри әгъзалары белән аерым әңгәмә үтте. Укучыларга журналист һөнәренә кагылышлы сораулар бирелде. Мәсәлән, алар журналистика үзләрен нәрсә белән җәлеп итүен, булачак һөнәрен ничек күз алдына китерүләрен, заманча массакүләм матбугат чараларында социаль  челтәрләрнең нинди роль уйнавын аңлатып бирергә, социаль журналистларның исемнәрен әйтергә һәм башка сорауларга җавап бирергә тиеш булды. Моннан тыш, әңгәмә барышында укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатында яраткан шөгыль һәм яраткан китабы турында сөйләп бирергә, XX гасыр язучыларының исемнәрен, Россиядә 2018 елның нәрсәгә багышлануын, үзләре яшәгән шәһәр яки районда халык санының күпме булуын искә төшерергә кирәк булды.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, конкурста катнашырга теләгән һәр кеше үзенең төрле матбугат чараларында басылган язмаларын тәкъдим итәргә, ирешкән казанышлары турында сөйли торган мәгълүматлар белән таныштырырга тиеш.

Яшь хәбәрчеләр үтәргә тиешле тагын бер бирем турында әйтергә кирәк. Аларга практик эш тапшырдылар. Сүз дә юк, конкурсантларның дулкынлануы әллә кайдан сизелеп торды. Шулай да, жюри әгъзалары билгеләп үтүенчә, яшь хәбәрчеләрнең барысы да хәленнән килгән кадәр тырышкан.

– Бу һөнәр мине бик кызыксындыра, чөнки журналистлар бик күп кешеләр белән аралашалар, төрле кызыклы хәлләр турында язалар, яңалыкларны да беренчеләрдән булып алар җиткерәләр, – дип фикерләре белән уртаклаша Болгардагы 2нче урта мәктәп укучысы Варвара Костина. – Киләчәктә мин журналист һөнәрен сайлау турында хыялланам. Конкурста һәм башка чараларда бик теләп катнашам...

   Конкурска йомгак бераз соңрак ясалачак. Конкурсның финалы исә 10 – 14 июль көннәрендә “Очарованный странник” теплоходында үтәргә тиеш. Фестивальнең төп призлары һәркемне дә кызыктырырлык: җиңүчеләргә Казан федераль университетының “Журналистика” факультетына (рус һәм татар теле бүлегенә бюджет нигезендә) укырга керү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе”нең махсус призы да бар – “Яңа милли медиа” юнәлеше буенча “Журналистика” бүлегендә бушлай укытачак.

Фестивальне ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы  республиканың “Татмедиа” матбугат һәм мәгълүмат коммуникацияләре Агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Татарстан Республикасының  яшьләр эше һәм туризм  министрлыгы, Журналистлар берлеге уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев