Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь гражданнар форумы

Мәктәп каникуллары вакытында "Регина" кунакханә комплексында "Киләчәк - безнең кулларда" өндәмәсе астында балалар җәмәгать оешмаларының бишенче район форумы үткәрелде. Аның эшендә районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән, техникум һәм кадет мәктәп-интернатыннан 50 делегат катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. Форумда катнашучылар, яшь булуларына карамастан, үзләре алдына җитди бурычлар...

Мәктәп каникуллары вакытында "Регина" кунакханә комплексында "Киләчәк - безнең кулларда" өндәмәсе астында балалар җәмәгать оешмаларының бишенче район форумы үткәрелде.
Аның эшендә районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән, техникум һәм кадет мәктәп-интернатыннан 50 делегат катнашты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. Форумда катнашучылар, яшь булуларына карамастан, үзләре алдына җитди бурычлар куялар һәм бу мактауга лаек, дип билгеләп үтте ул. Балаларны олылар белән мөнәсәбәтләр, экология һәм тирә-як мохит, имин булмаган яшүсмерләр проблемалары борчый. Алар бүген үк бу мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләгәнгә күрә, безнең киләчәк - ышанычлы кулларда дип ышанырга була.
Отчёт докладында узган вакыт эчендә район балалар думасының эше турында сөйләнде. Безнең укучылар республика олимпиадаларыннан, конкурсларыннан һәм турнирларыннан 30 грамота һәм мактаулы диплом алып кайтуы билгеләп үтелде. Думаның эше канәгатьләндерерлек дип табылды, аның спикеры итеп 1нче мәктәпнең 10нчы класс укучысы Регина Буторова, вице-спикеры итеп 2нче мәктәп укучысы Светлана Молодова сайланды.
Делегатлар шулай ук "Яхшылык сәгате" акциясендә катнаштылар. Алар "Солнышко" балалар бакчасында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йортында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев