Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь эрудитларны ачыкладылар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында уздырылган “Знайки – 2019” интеллектуаль конкурста шәһәрдәге “Колосок” һәм “Родничок” балалар бакчасының әзерлек төркеме командалары җиңде.

“Теремок” балалар бакчасының зур, иркен залында узган яшь эрудитларның еллык интеллектуаль конкурсында шәһәрдәге дүрт мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балаларга берничә этапта белем, осталык дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен күрсәтергә туры килде. Алар математика, татар телен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тирә-як мохитны ничек белүләрен күрсәттеләр, үз төркемнәренә һәм балалар бакчасына презентация ясадылар. Һәр бала биремне төгәл үтәргә тырышты. Конкурста катнашучыларга бердәм булып тәрбиячеләр һәм яшьтәшләре дә көч биреп торды.
“Солнышко” балалар бакчасы лидерлардан азга гына калышып, икенче урынга чыкты. Өченче урынны “Теремок” командасы алды. Коллективларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X