Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь экологларга бүләкләр

Казанда үткәрелгән "Зилант" XII шәһәр ачык экология форумы җиңүчеләре һәм призёрлары исемлегенә безнең укучылар да керде. Көек мәктәбенең 7 класс укучысы Ләлә Садретдинова мәгариф-агарту бүлегенең "Әдәби иҗат" секциясендә шөгыльләнүче яшь экологлар арасында беренче урынны алды. Ул жюри игътибарына "Тугай чишмәсе" дигән эссе тәкъдим итте. Икенче урын Ямбакты мәктәбенең унберенче класс...

Казанда үткәрелгән "Зилант" XII шәһәр ачык экология форумы җиңүчеләре һәм призёрлары исемлегенә безнең укучылар да керде.
Көек мәктәбенең 7 класс укучысы Ләлә Садретдинова мәгариф-агарту бүлегенең "Әдәби иҗат" секциясендә шөгыльләнүче яшь экологлар арасында беренче урынны алды. Ул жюри игътибарына "Тугай чишмәсе" дигән эссе тәкъдим итте.
Икенче урын Ямбакты мәктәбенең унберенче класс укучысы Руфинә Сөнәгатовага бирелде ( фәнни-тикшерү бүлегенең "Гидробиология" секциясе). Үзенең эшендә ул "Чыршы" операциясе турында сөйли. Шул ук бүлекнең "Фауна" секциясендә «Кондызлар» экосукмагын эшләгән Бураково мәктәбенең 9 класс укучысы Ульяна Захарова өченче урынны алган, шул ук мәктәптән Илья Киселёв кызыксындыру призына ия булган. Ул үзенең эшендә кечкенә елгалар проблемасын күтәргән ("Гидробиология" секциясе).
Укучылар белән бергә экология форумында укытучылар да катнашкан.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүчеләр

2
X