Быел безнең районнан Казанда үткәреләчәк ярминкәләргә беренче машиналар шимбә көнне, 15 сентябрьдә китәчәк.
Безнең хуҗалыкларда җитештерелгән ит, сөт, бәрәңге һәм башка продуктларны, башка еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, шәһәр халкы теләп сатып алыр дип ышанасы килә. Дербышкадагы базарда сату итү өчен безнекеләр шактый продукция алып барачак.
График буенча алар Казанда үз продукцияләрен ике атна саен, 22 декабрьгә кадәр, сата алалар.