Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы сагында

Янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләренең отчет җыелышында узган елда башкарылган эшләр, киләчәккә билгеләнгән планнар белән гарнизон җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Владимир Савельев таныштырды.

Аның чыгышын җитәкче урынбасары, эчке хезмәт майоры Юрий Юрков, өлкән ОДН инспекторы, эчке хезмәт майоры Сергей Деманов, “Спас муниципаль районы гражданнар сагы идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Ирина Вахромова һәм башкалар тулыландырды.
Янгын сүндерүчеләр эшенә йомгак ясап, район башлыгы Камил Нугаев алда торган бурычларны үтәүдә коллективка киләчәктә дә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтте. Район башлыгы янгын сүндерүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталарына Иске Рәҗәп авылындагы аерым пост җитәкчесе Ришат Гыйниятуллин, янгын сүндерү машинасы шоферы Әсхәт Минсафин, Антоновка авылындагы аерым постның янгын сүндерү машинасы шоферы Денис Куликов һәм янгын сүндерүче Юрий Заварихин лаек булдылар. Аларның территорияләр һәм халыкны янгыннардан, гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча куелган бурычны намус белән үтәүләренә, нәтиҗәле эшенә бирелгән югары бәя бу.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X