Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ял итүчеләр игътибарына: су коенганда нинди кагыйдәләрне үтәргә?

Кояш, Һава һәм су һәрвакыт кешене чыныктыра һәм сәламәтлеген ныгыта.

Әмма сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 
Су кергәндә сакларга кирәк булган куркынычсызлык чаралары турында газета укучыларына "ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге" ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз НУРИЕВ сөйли:

– Ел саен Россиядә 15-20 мең кеше батып үлә, аларның яртысы – балалар. Шуңа күрә һәр кеше вакытында йөзәргә өйрәнергә, суда куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм бата башлаучыларга ярдәм итә белергә тиеш. 
Бәлага тармас өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур.   Мәсәлән, ашаганнан соң 1,5-2 сәгать үткәч кенә коенырга ярый.  Су температурасы 15 градустан түбәнрәк булганда су коену киңәш ителми,чөнки бу кинәт аңны югалту, көзән җыеру яки салкын шоктан үлү куркынычы белән яный. Исерек килеш, сазланган урыннарда, бетон плитәләре белән тышланган каналларда, давыл вакытында, су агымы көчле булган сулыкларда, чоңгыл буйларында су керергә, таныш булмаган урыннарда, катер, көймәләрдән һәм башка корылмалардан суга сикерергә ярамый, чөнки су төбендә баткан бүрәнәләр, ташлар һәм агач ботаклары калырга мөмкин. Шулай ук судноларга һәм баржаларга якын йөзеп килергә (аларның астына суырып алырга мөмкин), кояшта кызынып ятканнан соң шунда ук суга чумарга, төзек булмаган йөзү чараларында (матрацлар, уенчыклар) йөзәргә, суда шукланырга, башкаларны этәрергә, аларны башлары белән чумдырырга да киңәш ителми. 
Кешеләрнең күпчелеге начар йөзү аркасында түгел, ә паникага бирелү, курку, арыганлык аркасында батып үлә. Шуңа күрә суда ял итү техникасын үзләштерү дә бик файдалы булачак. Дулкыннар булмаган очракта, аркан ятып ял итү уңайлы. Суда ял итү өчен кулларны йомшартып баш артына сузарга, аякларны аерып, җиңелчә бөгәргә кирәк. 
Суүсемнәргә эләксәгез, иң мөһиме – паникага бирелмәгез. Алардан котылу өчен вакыты-вакыты белән туктап ял итеп алырга, шул ук вакытта су өстендә куллар белән берөзлексез йөзү хәрәкәтләре ясап торырга кирәк.  Әгәр артык көч килүдән аякларыгызны көзән җыера башласа, бер мизгелгә суга чумып, баш бармакка тотынып, аяк табанын көч белән үзегезгә таба тартыгыз.  Гадәттә, мондый алым көзән җыерудан котылырга ярдәм итә.  
Суга бата торган кеше үзен ничек тота соң? Күпләр суда «Каравыл! Коткарыгыз! Батам!» дип кычкыручы кешене   коткарырга кирәк, дигән фикердә торалар.  Чынбарлыкта бу алай түгел. Статистика күрсәткәнчә, батып баручы кычкырмый һәм кулларын болгамый, чөнки моның өчен аның хәле юк.  Аның инде эченә су кереп, ул тончыга башлаган, шуңа күрә бары бер йотым булса да һава алырга тырыша.   Әгәр кешенең күзләре акайган, башы яртылаш суга чумган, һәм ул дәшми-тынмый гына ярга таба хәрәкәтләнергә омтыла икән - мондый кеше ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ.  
Батучы кешене тиз арада ярга чыгарырга кирәк.  Тирә-юньдә көймә булмаган очракта, моны яхшы йөзүче эшләргә тиеш. Батып баручы кешегә коткаручының җилкәсенә тотынырга кирәк.  Кеше инде үз хәрәкәтләрен контрольдә тота алмаган очракта, аның йөзен иягеннән тотып су өстендә калдырырга тырышып, ярга таба йөзәргә. 
Әгәр баткан кеше су астына төшеп киткән булса, аны су төбеннән чумып эзләүне туктатырга ярамый.   Зыян күрүче аңсыз хәлдә булса, аңа кичекмәстән ярдәм чараларын күрсәтә башларга кирәк. Беренче чиратта борын һәм авыз куышлыгын ләмнән, комнан чистарту, сулыш юлларын һәм ашказанын судан бушату зарур.  Моның өчен зыян күрүчене тезегез аша бөгеп,  башы белән аска каратып корсагына салыгыз. Аннары берничә тапкыр каты итеп селкетегез. Сулыш юлларын чистартканнан соң гына ясалма сулыш алдыруга күчәләр. Моның өчен зыян күрүченең башын артка ташлап, аның кырыена басарга кирәк. Бер кулны зыян күрүченең муены астына куеп, икенче кулыгызның баш һәм имән бармаклары белән борынын томалагыз.  Тирән сулыш алып, зыян күргән кешегә иелегез, иреннәрегезне аның иреннәренә тидереп, һава кермәслек гөмбәз сыман нәрсә ясагыз, аннан соң сулышыгызны өрегез.  Ясалма сулыш алдырганда герметиклык булмау сулыш алдыруны файдасыз итә, чөнки өргән сулыш зыян күрүченең борыны яки авыз кырыйлары аша чыгып бетә. Ясалма сулыш алдырганда, зыян күрүченең күкрәк читлеге күтәрелүенә (ул бер секундка якын дәвам итә) игътибар итәргә кирәк. Тагын бер сулыш алдырганчы, зыян күрүченең күкрәгенә массаж хәрәкәтләр белән 4-6 тапкыр басыгыз.  Ясалма сулыш алдыру өчен кешене каты урынга салырга, тәнен тыгызлап торган киемнәрне, каешларны һәм башкаларны салдырырга кирәк.  Массаж ясаганда кулларны дөрес кую зарур: бер учны күкрәк сөягенең аскы өлешенә салалар, аның өстенә икенче кулны куялар. Куллар терсәк буыннарында турыланып, күкрәк сөягенә перпендикуляр булырга тиеш. Ярдәм күрсәтүче кискен алга таба авыша һәм тән авырлыгыннан файдаланып, күкрәк сөяген умыртка баганасына 3-5 сантиметрга (өлкәннәр өчен) һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен 1-2 сантиметрга басып, массаж хәрәкәтләре ясый. Туры булмаган йөрәк массажының оптималь темпы – минутына 70-72, 12 яшькә кадәрге балалар өчен 30-60 хәрәкәт.
Массажның нәтиҗәле булуын күрсәтүче билгеләргә игътибар итегез. Массаж дөрес ясалган очракта, зыян күрүченең күз каралары тарая, тиресе алсулана,  йокы, бот һәм беләк артерияләренең тибеше сизелә башлый.  
Сулыклар янында ял итәргә яратучылар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны төгәл үтәргә тиеш. Шулай ук батучыга ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен һәм аларны ясау алымнарын яхшылап өйрәнергә киңәш итәм. Бу гади күнекмәләр һәм алымнар, инде бернинди өмет калмады, дигән очракларда да, меңнәрчә кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев