Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Якыннарыңны яздыр!”

“Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылуны активлаштыру максаты белән белән уздырыла торган акциягә беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Нугаев кушылды.

Үз акчасына шәһәрдә яшәүче җиде кешегә газетага язылырга ярдәм итте. Алар арасында хезмәт ветераннары, инвалидлар да бар. Әлбәттә инде, моның өчен һәркем рәхмәтле. Район башлыгы һәрвакытта да мохтаҗларга ярдәм күрсәтү җаен табарга тырыша.
Район газетасын үзләренең элеккеге хезмәттәшләренә, туганнарына, таныш-белешләренә яздырып, бу үрнәккә теләге булган һәр кеше дә кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына почта аша ярты елга язылу бәясе 672 сум тора. Альтернатив пунктлар аша язылганда – 450 сум. Ашыгыгыз, язылу кампаниясе тәмамланырга аз вакыт калып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев