Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якыннан белергә кирәк

Республика буенча игълан ителгән "Таныштырырга рөхсәт итегез" акциясе кысаларында, хәзерге вакытта полициянең участок уполномоченныйлары йортлар һәм фатирлар буенча йөри башладылар. Бу участковыйларның абруен күтәрү һәм аларга карата халыкның ышанычын арттыру, хокук бозуларны кисәтү буенча эшне активлаштыру максатында эшләнә. Халыкның республикада, районда, шәһәрдә, авылда бу мәсьәлә буенча хәбәрдар булуына аерым игътибар...

Республика буенча игълан ителгән "Таныштырырга рөхсәт итегез" акциясе кысаларында, хәзерге вакытта полициянең участок уполномоченныйлары йортлар һәм фатирлар буенча йөри башладылар.
Бу участковыйларның абруен күтәрү һәм аларга карата халыкның ышанычын арттыру, хокук бозуларны кисәтү буенча эшне активлаштыру максатында эшләнә. Халыкның республикада, районда, шәһәрдә, авылда бу мәсьәлә буенча хәбәрдар булуына аерым игътибар бирелә.
Йортлар буенча йөргәндә халыкка участковыйларның визит карточкалары тапшырыла, теге яки бу мәсьәләләр, хокук бозуга китергән фактлар буенча халык фикере белән таныша алалар. Шулай ук йортларның һәм йорт яны корылмаларының янгынга каршы халәтенә игътибар бирелә. Аеруча бу өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортларга кагыла. Шулай итеп, бер дә көтмәгәндә сезгә участковый "кунакка" килсә, гаҗәпләнеп яки куркып калмагыз, ә менә аның белән танышып калу бер дә комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев