Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбызга ТР Президенты медаль тапшырды

Спас юллар төзү оешмасы тракторчысы Мансур Хәҗибуллинга тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр.

«Алексеевскдорстрой» җәмгы-тенең Спас участогы тракторчысы Мансур Хәҗибуллин «Намуслы хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Мансурга бүләкне ТР Президенты үзе тапшырды.


Татарстан Юл төзелеше министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Президенты да катнашты. Утырышка шулай ук тармакның алдынгы хезмәткәрләрен дә чакырдылар. Соңыннан иң яхшы юл төзүчеләрне хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Мансур Хәҗибуллинга бүләкне үзе тапшырды, эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганы өчен рәхмәт әйтте.

Реклама


Мансур Хәҗибуллин юл төзү оешмасында 20 елдан артык тракторчы булып эшли, — ди Спас участогы җитәкчесе Александр Земсков. — Ул иң тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе, кушкан бар эшне намус белән үти. Беркайчан сынатканы юк. Кайчан гына карасаң да, ул тракторы белән юлда, ничек барысына да өлгерә, дип исебез китә. Мансур кебекләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X