Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташларыбыз батырлыгы мәңге онытылмас

9 декабрь көнне Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, батырлар хөрмәтенә шәһәрдәге үзәк мәйданның Батырлар аллеясында митинг булды.

Бу тантанага шәһәр һәм район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, ветераннар, юнармиячеләр, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм илебез тарихындагы бу датага битараф булмаган шәһәр халкы  җыелган иде.
Чараны алып баручылар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, 1769 елда Әби патшаның Батырларны Изге Георгий ордены белән бүләкләве турында сөйләделәр. 1917 елга кадәр Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме билгеләп үтелгән. Октябрь революциясеннән соң бу бәйрәм бетерелә, ә инде 2000 елда Россия Президенты Указы нигезендә Изге Георгий ордены югары хәрби бүләк буларак кире кайтарыла һәм ул иң лаеклыларга тапшырыла башлый.
– Без якташларыбыз батырлыгын онытмаска, һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алырга, шулай ук аны киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез, – диде үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. – Яшь буынның бу чарага килүе безне сөендерә, әлбәттә, алар илебез һәм район тарихын яхшы белергә, батырларны онытмаска тиешләр.  
Митингта катнашучылар алдында шулай ук Татарстан хәрби комиссарының хәрби-патриотик эш буенча ярдәмчесе Илһам Мидхәтов, педагогия хезмәте ветераны Виктор Владимиров, шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучысы Алина Калинкина чыгыш ясадылар.
– Мин Батырлар истәлегенә лаеклы булырга сүз бирәм, без күп эшләргә, Ватаныбызны эчкерсез яратырга тиешбез, – диде Алина.
 Мәйданда тантаналы рәвештә якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан орденнарының тулы кавалерлары, Хезмәт Геройлары (СССРда андый исем Социалистик Хезмәт Герое исеменә кадәр бирелгән булган) исемнәрен атадылар. Чара азагында Геройлар бюстына һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев