Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якшәмбе – Йөгерү көне

Традицион "Милләтләр кроссы" бу ялда спорт белән даими шөгыльләнүчеләрне генә түгел, актив ял итәргә яратучыларны да бердәм гаилә итеп җыячак. Бу спорт бәйрәме Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелә. Анда катнашырга теләүчеләр "Олимп" спорт комплексы янында 9 сәгать 30 минутта җыелырга тиеш, ә ярышлар сәгать11дә башланып китәчәк. Йөгерешләрдә төрле яшьтәге кешеләр...

Традицион "Милләтләр кроссы" бу ялда спорт белән даими шөгыльләнүчеләрне генә түгел, актив ял итәргә яратучыларны да бердәм гаилә итеп җыячак.

Бу спорт бәйрәме Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үткәрелә. Анда катнашырга теләүчеләр "Олимп" спорт комплексы янында 9 сәгать 30 минутта җыелырга тиеш, ә ярышлар сәгать11дә башланып китәчәк. Йөгерешләрдә төрле яшьтәге кешеләр - укучылар, студентлар, учреждение һәм предприятие коллективы әгъзалары, пенсионерлар һәм башкалар катнаша ала. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Шулай да мондый ярышларга халык бүләк алу өчен түгел, ә үз-үзен сынап карау, дуслары белән очрашу өчен килә, алар озак вакытка җитәрлек күңел күтәренкелеге алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев