Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңгыр яу, яу, яу!..

Авылыбызда шушы көнгә кадәр бер тапкыр да яңгыр яуганы юк дисәм, алдармын.

Яуды ул авылны икегә бүлеп көчле яңгыр, бозлы яңгыр яуды. Аллаһының хикмәте – ул яңгыр авылның югары очындагы болыннарны урап узган иде. Җир, тереклек суга сусады. Иманлы кешеләр дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Чөнки изге ният белән, чын күңелдән кылган доганы Аллаһы Тәгаләдән башка кем кабул итә? Дини китапларда да корылык вакытында яңгыр догасына чыгу сөннәттер дип исәпләнә, диелгән. 

Авылдан бераз читтәрәк «Алтылы күпер»дигән урын бар. Ул изгеләр җире булып санала. Ел саен олы буын вәкилләре бу изге җирләргә килеп, корбан чалып, дога кыла, яңгыр сорый. Быел да яңгырга өмет баглап, кыздырган кояш астында сарык суеп, итеннән аш пешереп, яңгыр сибешеп, яңгыр теләү чарасы уздырылды. Бу изге эшне крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов оештырды.

Әйткәнне генә көтеп торганнар диярсең, халык тиз ара яңгыр ашы буласы урынга җыелды. Олыракларны машиналарга утыртып алып килделәр, кайтарып куйдылар. Велосипед белән дә, җәяү килүчеләр дә күп булды. Үзләре белән кашык, тәлинкә, чәшкә алып килергә дә онытмадылар.

Мәчет карты Ринат Саттаров чирәм өстенә намазлык җәеп, кыйблага карап яңгыр догасы, яңгыр намазы укыды. Аңа башкалар да кушылды. Әби-апаларның нияте бер булгандыр ул вакытта: «Аллаһы Тәгалә, хәерле шатлыгы белән яңгыр яудырсын иде!» Балалар да читтә калмады, дәү әти, дәү әниләренә карап, кулларын аларча итеп тотып, тыңлап утырдылар. Каникулдагы балаларга бәйрәм, уен кебек тоелса да, йоланы үтәп кайтып берничә сәгать үткәннән соң коеп яңгыр явуы һәркемне гаять шатландырды. Чын күңелдән теләгән теләкләр кабул була, диләр бит. Әйе, Аллаһының рәхмәте киң аның.

Саубуллашканда намаз укучы әби-бабайлар Рәфис Вәгыйз улына «Балам, Аллаһы Тәгалә сине бәхеттән, муллыктан, сәламәтлектән аермасын», дип рәхмәт укыды. Амин, шулай булсын! Аларга да Раббыбыз бәхетле озын, сәламәтлек бирсен. Гел шулай Аллаһыга янәшә булып, яхшы ниятләр кылып, изге догада яшәсеннәр.

Реклама

Халык, яңгыр сорап дога укыганда, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде. Авылыбызның традициясен әлегә кадәр саклыйбыз, беләбез, Аллаһка шөкер. Олылардан калган гореф-гадәтләр онытылмасын, алга таба да дәвам итсен иде.

Флёра Хәйретдинова,

Иске Рәҗәп авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X