Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа техника турында бүгеннән кайгыртыгыз

Росагролизинг «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдә техникага ихтыяҗ зур булу сәбәпле, «Росагролизинг» АҖ сентябрь башында «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрде. Бу инде киләсе сезонга техника һәм җайланмаларны иң отышлы шартларда бүгеннән үк сатып алу мөмкинлеген бирә.

Бәяләре үзгәртелмәгән техникага һәм җайланмаларга Росагролизинг ягыннан уникаль ташламалы финанслау шартлары каралган:

 • төп бурыч буенча түләүләргә киләсе елның 1 сентябренә кадәр каникуллар;

• аванс 0 %тан;

Реклама

• минималь кыйммәтләнү;

• лизингның срогын 8 елга кадәр озайту.

Акция 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

 Агымдагы сезонда акция шартларыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр генә түгел, ә яңа категория клиентлар да: машина-технология компанияләре, сервис үзәкләре, фәнни оешмалар һәм башкалар да файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, лизинг алучыларның әлеге категорияләре Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, «Ташлама алучылар» исемлегенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X