Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яңа җитәкче билгеләнде

    Шәмбә көнне Россия эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы буенча бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.

    Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры боерыгы нигезендә, районның полиция бүлеге җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Александр Иванов билгеләнде. Моңа кадәр ул бүлек җитәкчесе урынбасары – ТР Ютазы муниципаль районы полиция җитәкчесе постын биләп торган.
    Яңа җитәкчене министр урынбасары – ТР буенча эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе, полиция полковнигы Алексей Соколов тәкъдим итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: