Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа бурычлар билгеләнде

"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләчәк эшкә юнәлеш билгеләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев үзенең чыгышында тузган торакны бетерү буенча федераль һәм республика программаларын, Болгар авылы кешеләрен күчерү, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм башкаларның тормышка ашырылуын күрсәткән саннарны яктыртты. Узган ел шактый күләмдә...

"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләчәк эшкә юнәлеш билгеләнде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев үзенең чыгышында тузган торакны бетерү буенча федераль һәм республика программаларын, Болгар авылы кешеләрен күчерү, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм башкаларның тормышка ашырылуын күрсәткән саннарны яктыртты. Узган ел шактый күләмдә районның һәм читтән кергән акчалар шәһәрне төзекләндерү, яңа суүткәргеч төзү, җылылык челтәрен ясау һәм башка ихтыяҗларга тотылган. Үлем-китемнең туучылар саныннан артык булуы (140 һәм 170) әле дә кискен проблемаларның берсе булып кала.
Сессиядә шәһәр суүткәргеченә өстәмә су челтәрләрен кушу, урамнарны яктырту мәсьәләсен яхшырту, урамдагы тирәкләрнең (тополь) бер өлешен кисү бурычлары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев