Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әй, гомер агышлары!..

Шушы көннәрдә Көек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Банат Сираева үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тормышта күп авырлыклар күрсә дә, Банат апа узган гомерен җылы хисләр белән искә ала.
Ирина ТЕЛИЦЫНА

Аның яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә. Дүрт класс белеме булган Банат һәрвакыт әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итә. Кечкенәдән кул арасына кереп үскәнгә, ул бер  эштән дә курыкмый, барысын да булдыра, кешеләргә дә ярдәмчел була. 

Кияүгә чыгып ире белән озак яшәп кала алмый – сугыш башлана. Ире  фронтка китә, тик ни кызганыч, шуннан әйләнеп кайтмый. Шулай итеп ул япь-яшьли,  бердәнбер  кызы Нурбикәне кочаклап ялгыз кала. Иренең әнисе  дә аңа иң якын, кадерле кеше була. Каенанасы аңа һәрвакыт ярдәм итеп тора. Банат фермада сарыклар, куяннар карый, моннан тыш, аның үз хуҗалыгында да терлекләре, бакчасы була. 

Юбилярны олы бәйрәме белән котларга   районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов,  район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Рамил  Мингалиев, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары килгән иде. 

Юбилярга  йөз яшьлек юбилее белән котлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, шулай ук күчтәнәчләр, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. 

Кунаклар Банат Шәмсетдин кызына  тырыш хезмәте, тормышта сабыр, нык булганы өчен ихластан олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм сәламәтлек,  җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.

Юбилярның гомер бәйрәме якыннары, туганнары янәшәсендә үтүе икеләтә сөенечле. Хәзерге вакытта Банат апа кызы тәрбиясендә яши, оныклары, оныкчыклары бар. Инде кызына да җитмеш сигез яшь тулган. Оныклары дәү әниләренең  үткән гомер тарихын  зур кызыксыну белән сөйләп чыктылар. 

Банат апа үзенә күрсәткән тәрбия һәм ихтирамга рәхмәтле булып, сөенеп яши.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев