Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вячеслав Карповның яңа фотоальбомы

Якташыбыз, "Элита Татарстана" журналы редакторы Вячеслав Карповның "Отражение" фотоальбомы чыкты. Альбомга соңгы елларда төшерелгән төрле жанрдагы фоторәсемнәр урнаштырылган. Фоторәсемнәрнең күбесе моңарчы Мәскәүдә, Дагомыста журналистларның халыкара форумындагы күргәзмәләрдә күрсәтелгән булган. Вячеслав Алексеевич беркадәр вакыт безнең редакциядә дә фотохәбәрче булып эшләде, бездә дә берничә күргәзмә оештырырга өлгерде. Шуңа күрә якташыбыз альбомында төп...

Якташыбыз, "Элита Татарстана" журналы редакторы Вячеслав Карповның "Отражение" фотоальбомы чыкты.
Альбомга соңгы елларда төшерелгән төрле жанрдагы фоторәсемнәр урнаштырылган. Фоторәсемнәрнең күбесе моңарчы Мәскәүдә, Дагомыста журналистларның халыкара форумындагы күргәзмәләрдә күрсәтелгән булган. Вячеслав Алексеевич беркадәр вакыт безнең редакциядә дә фотохәбәрче булып эшләде, бездә дә берничә күргәзмә оештырырга өлгерде.
Шуңа күрә якташыбыз альбомында төп урынның Борынгы Болгар, туган ягыбызның кабатланмас матурлыгы, анда яшәүче кешеләргә бирелүе бер дә гаҗәп түгел. Күпләр әлеге фоторәсемнәргә карап үзләренең танышларын, балачактан күңелгә якын булган урыннарны күрер. Казан, Свияжск, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Тайланд, Төркия - автор үзе яшәгән, эшләгән һәм сәяхәттә булган вакытта төшереп алган иң истәлекле вакыйгалар, төрле мизгелләрне әлеге фотоальбомда тулысынча чагылдырып биргән.
"Минем бурыч - бүтән бер дә кабатланмаячак мизгелне күрү һәм фоторәсемгә төшерү, фоторәсем - кешенең бик азга гына булса да вакыт агымын җиңүе, һәр кадр - ул үзе бер дөнья, мин шул дөньяда яшим, төрле хис-тойгылар кичерәм…" - дип яза автор үз басмасының кереш өлешендә. Бу альбом һәр кешедә зур кызыксыну уятыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев