Владимир Борюшкин – призерлар исемлегендә
“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин самбо буенча мастер–ветераннар арасында үткәрелгән Россия чемпионатында икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Бөтенроссия самбо федерациясе оештырган ярышлар Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә үткәрелде. Турнир Выкса шәһәренең металлургия заводына нигез салучы бертуган Баташевлар истәлегенә багышланды. Безнең якташыбыз 100 килограммнан авыррак үлчәүдә 65 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында көч сынашты.
Ярышта катнашучыларга дипломнарны Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев