Викторина иң яхшыларны ачыклады
Тармак технологияләре техникумы укытучысы Марина Шмырина #МинемТатарстаным онлайн-квестының 100 җиңүчесе арасына керде.
Ул Интернет челтәрендә көн саен уздырыла торган “Көн уены”нда катнашты. Викторинага тарих, мәдәният, географиягә багышланган сигез сорау, Татарстан белән бәйле традицияләр һәм кызыклы фактлар кертелгән. Викторинада катнашучылар Татарстан темасы белән бәйле фоторәсем ясарга һәм берәр чара турында сөйләргә, фоторәсем яки видеоны #Минем Татарстаным һәм #ТатКвест хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк иде.
Викторина нәтиҗәләре буенча Марина Александровнаны бүләкләү өчен Казанга чакырдылар. Хәзер ул конкурсның икенче этабында катнашырга әзерләнә.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев