Ветеранны котладылар
Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Илюхинага туксан яшь тулды.
Ветеранны туган көне белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары котлады.
Юбилярга район башлыгының котлау открыткасын, бүләкләр тапшырдылар. Валентина Яковлевнага озак еллар намус белән эшләгәне, балалар һәм оныклар тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт әйттеләр. Әлбәттә инде, корычтай нык сәламәтлек, тыныч тормышта кайгы-хәсрәт күрми яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев