Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ветеранга бүләк – телефон тапшырдылар

Болгарда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Георгий Клыпинга бушлай мобиль элемтәгә тоташтырылган телефон тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы гарасатларын кичкән ветеранның хәлен белергә Бөтенроссия “Җиңү волонтерлары” җәмәгать оешмасының Татарстандагы бүлеге вәкилләре, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Надежда Храменкова һәм Балалар иҗат йорты директоры Зәлфия Тихонова килде.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларны шефлыкка алуны оештыру инициативасын “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте тәкъдим итте, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе генсоветы Президиумы бердәм хуплады.
Телефон ашыгыч ярдәм чакырту өчен махсус яраклаштырылган. Аппаратка фронтовик өчен кирәк булган бөтен номерлар кертелгән. Ул дәвалаучы табибны, социаль хезмәткәрне һәм волонтерларны чакыра ала.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X