Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Ватаным Татарстан” – Ямбактыда кунакта

Әле күптән түгел генә үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үткән “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе узган җомгада Ямбакты авылында үзенең укучылары белән очрашу үткәрде.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Юл уңаеннан газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров белән авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшин районның кайбер хуҗалыкларына сугылып чыктылар. Аерым алганда, алар Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында эшләрнең барышы белән таныштылар, механизаторлар һәм терлекчеләр белән очраштылар. Аннары Тукайдагы Илшат Габидуллин хуҗалыгында булдылар. Әңгәмә барышында авыл хезмәтчәннәрен борчыган күп проблемалар телгә алынды. Сөт, ашлык һәм башка продукцияне сатып алу бәяләренең торган саен кимүе товар җитештерүчеләрнең тез астына суга, күп кыенлыклар китереп чыгара.

Ямбакты Мәдәният йортында кайбер авыл җирлеге башлыклары, газетаның Базарлы Матактагы үзхәбәрчесе Шәһит Гатауллин, җирле учреждение һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашында узган сөйләшү берәүне дә битараф калдырмагандыр. Үзенең чыгышында Миңназыйм Мәүлет улы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда халыкның көндәлек басмалар белән кызыксынуы сизелерлек кимеде. Моның сәбәпләре җитәрлек. Көндәлек тормышны хәзер Интернеттан башка күз алдына китереп булмый. Анда җаның теләгән мәгълүматны таба аласың. Электрон “челтәр” дигәннәре инде стажлы абонентларны дә үзенә карата башлады. Мондый шартларда нишләргә? Безнең өчен гадәти булган көндәлек мәгълүмат чараларында авыл кешеләре турында күбрәк язарга, аларның тормышын төрле яклап яктыртырга, борчыган проблемаларын чагылдырырга кирәк.

Егерме елдан артык авыл хуҗалыгы темаларына язучы Камил Сәгъдәтшин республиканың аграр секторындагы хәлләрнең торышы белән таныштырды. Сүз уңаеннан сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгын да уңай яктан телгә алып үтте. Шунысы куанычлы, хуҗалыкта савым сыерларның баш санын арттыруга елның-елында зур игътибар бирелә. Сөт сатудан хуҗалык кассасына ай саен тере акча кереп тора, эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түлиләр. Сүз дә юк, хуҗалык зур булгач, проблемалар да чыгып тора. Әмма ни хикмәт, биредә беркайчан зарлану сүзләрен ишетмәссең, борчыган мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү юлларын табалар. Мондый уңай мисаллар турында газетада киләчәктә дә язмалар бирелеп барачак.

Камил Шәмгун улы берочтан үзе язган шигырьләрне дә укыды, Ямбактыда яшәүче биш хезмәт ветеранын үз хисабына “Ватаным Татарстан”га яздырачагы турында да әйтте.

Редакциянең күптәнге ышанычлы дусты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинның чыгышы да очрашуга үзенчә ямь һәм нур өстәде. Ул башкарган татар халык җырларын көчле алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев