Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Ватаным Татарстан” газетасы тарихында беренче тапкыр хатын-кыз баш мөхәррир итеп билгеләнде

Бүген Гөлнара Сабирова редакция коллективына тәкъдим ителде.

Бүген “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә яңа баш мөхәррир - моңа кадәр “Шәһри Казан” газетасында һәм “Сөембикә” журналында баш мөхәррир булып эшләгән Гөлнара Сабирова тәкъдим ителде. Чарада аның 1918 елдан бирле чыккан газета тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир икәне искәртеп үтелде.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, Гөлнара Сабированың газетадагы беренче хатын-кыз баш мөхәррир икәнен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да искәртеп үткән. “Сугыш елларында, баш мөхәррирләр ике ай саен диярлек алышынып торганда, хатын-кыз куелган булмаса, бу дөрестән дә шулай”, - диде Илнар Хөснуллин.

Гөлнара Сабирова редакциягә тәкъдим ителгәндә элек "Ватаным Татарстан"да эшләвен искәрткән. “Тормыш ничек кенә үзгәреп торса да, барыбер бер тирәдә әйләнә. Без Миңназыйм Сәфәров белән икебез дә Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен узган кешеләр. Мин үземне Миңназыйм абыйның укучысы дип саныйм. Шуңа күрә безнең карашлар һәм фикерләр уртаклыгы күп”.

Гөлнара Сабирова “Ватаным Татарстан” газетасының һәрвакытта да татарның иң абруйлы, дәрәҗәле газетасы булганын әйтте. “Биредәге журналистлар иң осталары дип саналды. Сез әйткән сүз иң дөрес фикер буларак кабул ителде. Бу алга таба да шулай булачак дип ышанам! Миңназыйм Сәфәровтан зур мирас кала. Без әлеге дәрәҗәне саклап тотарга тырышачакбыз”, – ди яңа баш мөхәррир.

“Журналистика ул җиңел эш түгел, монда һәркөнне имтихан тапшырган шикелле. Халык белән элемтә кору да кыен. Башта үзең ышанырга, аннары шуны халыкка җиткерергә һәм кире җавап алганнан соң, маңгайга бәрмичә генә хакимияткә җиткерергә кирәк. Газета үзенә күрә бер күпер ул. Әнә шул күперне саклый белергә кирәк. Без һәркөнне тарих язабыз”, - дигән Миңназыйм Сәфәров.

Чарада “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов катнашты.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета Ватаным Татарстан баш мөхәррир