Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ваемсызлык бәлага китерә

Районда соңгы көннәрдә берничә янгын очрагы теркәлде. Мәсәлән, 7 августта, 17 сәгать тирәсендә, Чәчәкле авылында яшәүче берәүнең печән кибәне янып беткән. Янгын расчётлары килеп җиткәнче, ут йорт янында коры үлән үскән мәйданчыкта 20 тюк печәнне юк иткән. Янгын чыгуның сәбәбе - сүндермичә ташланган тәмәке төпчеге (ерак түгел халык коенырга йөри...

Районда соңгы көннәрдә берничә янгын очрагы теркәлде.
Мәсәлән, 7 августта, 17 сәгать тирәсендә, Чәчәкле авылында яшәүче берәүнең печән кибәне янып беткән. Янгын расчётлары килеп җиткәнче, ут йорт янында коры үлән үскән мәйданчыкта 20 тюк печәнне юк иткән. Янгын чыгуның сәбәбе - сүндермичә ташланган тәмәке төпчеге (ерак түгел халык коенырга йөри торган буа бар).
Узып киткән машина тәрәзәсеннән ыргытылган тәмәке төпчеге Ямбакты тирәсендәге юл кырыенда коры үлән янып китүгә сәбәпче булган.
Янгын сүндерүчеләргә 100 квадрат метрга якын мәйданны биләп алган утны сүндерергә туры килгән. Шундый ук очраклар Чәчәкле һәм Иске Рәҗәп тирәсендәге юлларда да килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев