Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уҗымнарга игътибар кирәк

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бөртекле культуралар чәчү тәмамланды, дияргә була. Бары тик 532 гектарда көнбагыш, тары һәм карабодай культураларын гына чәчеп бетерәсе калды.

Бу көннәрдә хуҗалыкларда механизаторлар уҗымнарны тырмалау белән мәшгуль. Көзге һәм сабан культураларын минераль ашламалар белән тукландыралар. Шулай ук басуларны корткычлар, авыру һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр.

Пар участокларында да шактый күләмдә эшләр башкару бурычы тора. Узган елларда пар җирләрен июнь аеның беренче ункөнлегендә эшкәртә башласалар, быел хәл башкачарак: көннәрнең кызу торуы нәтиҗәсендә, көнбагыш чәчелгән басуларда котырып чүп үләннәре үсә башлаган. Димәк, эшне озакка сузарга ярамый, тиз арада тиешле чаралар күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев