Уңышлы чыгыш ясауларын телибез
19 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр "Олимп" универсаль спорт залында кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында мини-футбол буенча ачык республика беренчелеге үтәчәк.
Бу ярышлар традиция буенча безнең шәһәрдә Яңа ел алдыннан үткәрелә һәм спорт яратучылар аны көтеп ала. Бу юлы да безгә Татарстанның Лаеш, Саба, Югары Ослан һәм башка районнарыннан спортчылар киләчәк. Барлыгы турнирда 12 коллектив, шул исәптән безнең җыелма команда да катнаша.
Хәзергә безнекеләр берничек тә иң яхшы дүрт команда арасына эләгә алмый. Бу юлы алар уңышлырак чыгыш ясар дип ышанырга була, чөнки безнең командага Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укучылар да өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев