Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уңышлы башкарып чыкты

Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Абдуллин бу көннәрдә генә Казан шәһәрендә үткән "WorldSkills Russia - 2014" эшче һөнәрләре ачык региональ чемпионатының "Пешекче эше" номинациясендә катнашты. Ул хәзерге вакытта белем ала торган Спас тармак технологияләре техникумы исеменнән, производствога өйрәтү мастерлары Валентина Терехина һәм Марина Власова белән бергә чыгыш ясады. Чемпионатта пешекчеләргә һөнәри осталыкларын...

Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Абдуллин бу көннәрдә генә Казан шәһәрендә үткән "WorldSkills Russia - 2014" эшче һөнәрләре ачык региональ чемпионатының "Пешекче эше" номинациясендә катнашты.
Ул хәзерге вакытта белем ала торган Спас тармак технологияләре техникумы исеменнән, производствога өйрәтү мастерлары Валентина Терехина һәм Марина Власова белән бергә чыгыш ясады.
Чемпионатта пешекчеләргә һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ит һәм балык ризыклары, салкын кабымлык һәм десерт әзерләргә кирәк булды. Рөстәм барлык биремнәрне уңышлы башкарып, мөмкин булган йөз баллдан җитмеш балл җыйды.
Яшь пешекчегә үзе белем алган уку йорты акчалата бүләк тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев