Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Урып-җыю башланды

Район хуҗалыклары көзге культураларны урып-җыюга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, кичәге көнгә игеннәр 1800 гектар чамасы мәйданда урылган, 1070 гектары суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 17 центнер чыга, тулай җыем 1816 тонна.
Көзге арыш һәм бодайны урып-җыю эшләре "Болгар Арыш", "Булгар "Востокзернопродукт" хуҗалыкларында актив бара. Монда комбайннар күп эшли, бункерлардан бушатылган ашлык шунда ук ындыр табагына җибәрелә. Игеннәр өлгерүгә Александр Планин, Вәгыйз Мөхәммәтов, Дамир Хәмидуллин, Ислам Хәйдәров крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре уракка төшәргә җыена.
Терлек азыгы хәзерләү эше дә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 19400 тонна печән тупланган, аларның 9800 тоннасы - хуҗалыкларда, калганы кешеләрдә. Күпьеллык үләннәрне бер тапкыр чабып алгач, Сергей Юрков, Александр Планин, Ленар Гыйниятуллин хуҗалыклары сенаж салырга кереште. Бу туклыклы азык барлыгы 15900 тоннадан артык салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю