Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уртак эш һәм проблемалар берләштерә

Үзәк ашханәдә инвалидлар җәмәгать оешмасы активының район җитәкчеләре һәм социаль хезмәт вәкилләре белән очрашуы булды.

Владимир Корнилов

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырыла торган мондый чаралар инде традициягә әверелде. Очрашуларда барлык авыл җирлекләреннән диярлек инвалидлар җәмгыяте вәкилләре катнаша. Бер-берсе белән аралашалар, яңалыклары, проблемалары, фикерләре белән уртаклашалар. 
Бу юлы җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев сәламләде. Ул барысына да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм актив булулары, җәмәгать эшләрендә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.
– Һәрвакыт шулай күтәренке күңелле, көчле рухлы булып калыгыз, - диде Сергей Иванович. – Сезгә чын күңелдән уңышлар, шатлык телим. Берничә минутка булса да тормыш авырлыклары турында онытып торып, бер-берегез белән рәхәтләнеп аралашыгыз...
Очрашуда шулай ук мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлшат Хәсәнова, социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Ольга Беляева, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина һәм башка белгечләр катнашты. Алар кыскача гына законнардагы яңалыклар, башка проектлар белән таныштырып үттеләр. Очрашу барышында иҗтимагый оешма вәкилләре җитәкчеләргә һәм белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга җаваплар алдылар.
Кичәдә үзешчән артистлар Евгений Кременсков, Рөстәм Холмирзоев, Иван Савинов, Варвара Лисюк чыгыш ясады. Тамашачылар яраткан җырларына үзләре дә кушылып җырладылар һәм һәр башкаручыны кайнар алкышлар белән озаттылар.
Очрашу барысында да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды һәм алар бу традиция киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш, дигән ышаныч белдерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев