Ял көнне үзәк китапханәнең уку залында санаторий мәктәп-интернат укучылары өчен экотур сәяхәте оештырылды.
Ул безнең урманнарга һәм паркларга багышланды. Укучылар агачлар тормышы турындагы викторинада катнаштылар,табышмаклар чиштеләр. Алып баручылар аларны урманнар турындагы Интернет-сайт, шулай ук "Экологик даталар календаре" күргәзмәсе белән таныштырдылар. Укучыларга тирә-як мохитне саклау темасына багышланган журналлар белән танышу мөмкинлеге бирделәр.