Яңалыклар
Урак тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар 33,6 мең гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Кичәге көнгә басулардан 63 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга.
Кайбер хуҗалыклар, аерым алганда Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин,...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар 33,6 мең гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Кичәге көнгә басулардан 63 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга.
Кайбер хуҗалыклар, аерым алганда Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин, Тәлгат Шабанов, Ислам Хәйдаров крестьян (фермер) хуҗалыклары уракны тәмамладылар. Башка хуҗалыкларда тулы көчкә сабан бодае суктыралар. 5950 гектардан 11320 тонна (барлык мәйданның 56 проценты) бөртек җыеп алынган. Лидерлар арасыннан Ольга Семушкина (гектардан 27,4 центнер), Александр Планин ( 21,5 центнер) крестьян (фермер) хуҗалыкларын, "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятен (20 центнердан артык) билгеләп үтәргә мөмкин.
Хуҗалыклар арпа суктыруны да тәмамлады. Барысы 20140 тонна арпа җыеп алынган. Быел карабодай да сөендерде: һәр гектардан уртача 13,4 центнер чыкты. Барысы 1250 тонна суктырылган.
Вика суктыруны дәвам итәләр.
Игенчеләр киләсе ел уңышы турында да кайгырта. Мәсәлән, "Болгар Арыш" җәмгыятендә көзге культуралар чәчүгә керештеләр. Район буенча 930 гектар җир сөрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев