Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Укытучы һәм тарихчы

    Венера Казакова,  Бураково урта мәктәбенең Көек мәктәбе филиалы җитәкчесе. 

    Кулына китап алып, мәктәптән соң кичкә кадәр аның тылсымлы битләрен ачып укуга бирелгән әлеге балага, әтисе дә, әнисе дә урамга чыгып дуслары белән уйнарга тәкъдим итсәләр дә, ул ризалашмый. Китапханәдән алынган әлеге китап та үзенчәлекле бит. Ул «Борынгы малайның маҗаралары» дип атала. Төп геройлары – мәгарә балалары, Крек белән Ожоның язмышы, авторның үзенчәлекле теле аңарда тарих фәненә кызыксыну уята да инде.  

    Бишенче сыйныфтан география, биология, тарих белән кызыксынган укучыга аның укытучылары да игътибар итәләр. Ул үзенә әлеге фәннәрдән белем биргән Юрий Комиссаров белән Татьяна Комиссаровага, Пигалева (Киселева) Татьяна һәм Елена Ермолаевага, Лариса Захарова белән Ирина Окашинага, сыйныф җитәкчесе Нина Христофоровага олы рәхмәтле. Искиткеч бай тарихы, гаҗәеп, сокланып туймаслык музейлары белән Россия тарихына кереп калган Санкт–Петербургта хәрби хезмәт үтү дә аның киләчәктә тарих укытучысы профессиясен сайларга йогынты ясый.  

    Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетында шау-шулы белем алу еллары да сизелмичә узып китә. Менә ул дипломлы белгеч буларак, инде беренче чыныгуын алган Көек мәктәбендә 25 елдан артык үзе яраткан фәннән балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тарих фәненә мөккибән булып, аны тирәнтен белүче белгеч кенә түгел, ул үзен талантлы туган як тарихын өйрәнүче итеп тә таныта. Аның туган төбәкнең узганына багышланган язмалары «Яңа тормыш», «Безнең мирас», «Туган җир» кебек массакүләм мәгълүмат чараларында һәрдаим басылып тора. Укучыларда да тарих фәненә кызыксыну уятуны үзенең бурычы дип саный. Айдар Һарун улы җитәкчелегендә укучылар район, республика, Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурсларда катнашып мактаулы урыннарга лаек булалар. Ел саен республикабызда уздырыла торган «Тамырларың хакында онытма!» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып та призлы урыннар алалар. Быел да әлеге мәртәбәле конкурста Адилә Габделбәрова, Рияз Садретдинов призер булдылар.

    Шунысын да әйтеп китәсе килә, быел аның җитәкчелегендә Рияз Садретдинов һәм Айнур Садретдинов тормыш иминлеге нигезләре буенча республика күләмендәге олимпиадада катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Моннан тыш, тарихчы буларак, ул үзе дә төрле фәнни оешмалар эшчәнлегендә актив катнаша.

    Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих Институты оештырган симпозиумда, Россиянең төрле төбәкләреннән, Польша, Беларусь, Казахстан, АКШ тан килгән галимнәр алдында чыгыш ясау да укытучының туган як тарихын, аның данлы үткәнен халыкара күләмдә танытырга омтылуын күрсәтә.

    Спас районы Башкарма комитетының архив бүлеге, Татарстан дәүләт архивы, Милли музей, Болгар музей-тыюлыгының әлеге авыр эштә һәрдаим ярдәмен тоеп тора ул. Айдар Һарун улы дә алар белән тыгыз элемтәдә тора. Уздырылган чараларда катнашып күп төрле Мактау Грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде.

    Спас районының «Яңа тормыш» гәҗите нәшрияте хезмәткәрләренә дә рәхмәте зур. Айдар Һарун улы гәҗитнең беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премиясенә лаек булды.

    Аның фикере буенча, туган як тарихын өйрәнү – бу кеше җанының бер үзенчәлекле халәте, чөнки һәр кеше әз генә дәрәҗәдә булса да «туган як тарихын өйрәнүче» булып туа. Ул бу хис кемдәдер – иртәрәк, кемдәдер соңрак булса да уяна дип саный.

    Мәктәптәге тарих кабинетында, авыл халкы үзенең тарихи үткәнен онытмасын өчен, ул туган як тарихына багышланган музей почмагы оештырды. Андагы һәр экспонат музейны үз куллары белән булдырган кешенең, хуҗасының җан җылысын саклый. Кулъязма, басма изге китап – Коръәннәр, асылмалы лампалар, инде хәзерге кешеләр өчен экзотик булып тоелган хезмәт кораллары – болар һәм башка экспонатлар авыл халкының үткәне хакында сөйләүче телсез шаһитләр.

    Туган як тарихын өйрәнүдән тыш, ул районда уздырылган методик берләшмә, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яклау оешмасының утырышларында да актив рәвештә катнаша, коллегалары, ата-аналар, авылдашлары алдында да аның абруе зур. Без аңа исәнлек-саулык, эшендә уңышлар, акыллы һәм тәртипле, белемгә омтылучы, тырыш укучылар теләп калабыз.

                         

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: