Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укыдылар, ярышларда да катнаштылар...

Узган атна ахырында республика министрлыклары, ведомстволар һәм район җитәкчеләре дәүләт белән идарә итү нигезләренә өйрәнү максаты белән Болгардагы “Кол Гали” кунакханәсе базасында оештырылган өч көнлек укуларда катнаштылар. Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Татарстанда дәүләт аппараты хезмәткәрләрен өйрәтү буенча старт алган программа Россия халык хуҗалыгы академиясе һәм РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте программасына нигезләнеп төзелгән. Өйрәтүләргә “Дәүләт идарәсендә нәтиҗәле коммуникация” курсы керә. Бу курс дәүләт хезмәткәрләрен халык һәм журналистлар белән бердәм булырга, тагын да ачыграк эшләргә өйрәтә. Моның нәтиҗәсендә власть вәкилләре халыктан алынган сорауларга тиз җавап бирергә, Татарстандагы дәүләт аппараты эшен тагын да ачыграк итү өчен тулы мәгълүматлар җыеп тапшырырга өйрәнәләр.
Семинар программасына шулай ук спорт ярышлары да кертелгән иде. Ярышлар “Олимп” универсаль спорт залында үтте. Бәйгеләрдә республика дәүләт власте органнарының, муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм Спас районы башкарма комитетының җыелма командалары катнашты.
Җомга көнне кич белән “Олимп”та волейбол буенча мини-турнир булды. Турнир башланыр алдыннан залда җыелучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде.
Спорт мәйданчыгына беренче булып власть органнары вәкилләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары чыкты. Алар арасындагы очрашу 2:0 исәбенә, беренче команда файдасына тәмамланды.
Аннары власть органнары һәм безнең район командалары арасында мавыктыргыч бәйге башланып китте. Уен тигез барды, бер якның да алай тиз генә оттырасы килмәде. Матч билгеләнгән төп вакытта 1:1 исәбенә тәмамланды, бары тик өстәмә минутта гына җиңүче ачыкланды: власть органнары вәкилләре өстен чыкты.
Ә инде өченче уенда муниципаль берәмлек башлыклары белән Спас районы башкарма комитеты командалары очрашты. Безнең район вәкилләре көндәшләрен 2:0 исәбенә бирелергә мәҗбүр итте.
Шимбә кичендә дәүләт власте органнары һәм Спас районы башкарма комитеты командалары арасында волейбол ярышлары башланып китте. Бу юлы да район командасы көндәшләренә каршы нәтиҗәле уен күрсәтте һәм аларны 2:1 исәбе белән отты.
Соңыннан уен мәйданчыгына мини-футболда катнашучылар чыкты.  Дәүләт власте органнары белән муниципаль берәмлек башлыклары арасындагы бәйгене һәркем игътибар белән күзәтте. Нәтиҗәдә муниципаль берәмлек башлыклары командасы 3:1 исәбенә алга чыкты.
Җиңүчеләргә кубокларны район башлыгы Камил Нугаев тапшырды. Спорт ярышларында катнашучыларның барысы да истәлек бүләкләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев