Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыны мәктәпкә җыю күпме тора?

Баланы мәктәпкә җыеп җибәрү кесәгә нык суга.

Уку елы башланырга аз гына вакыт калып бара. Балаларын мәктәпкә җибәрергә җыенган ата-аналар өчен август бик кайнар чор. Безнең хәбәрчебез шәһәр базарында, сәүдә нокталарында булып, баланы мәктәпкә җыеп җибәрүнең күпмегә төшәсен ачыкларга тырышты.

Иң мөһиме – мәктәп формасы
Беренче чиратта һәр укучыга мәктәп формасы кирәк. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин әйтүенчә, шәһәр һәм авылдагы һәр мәктәп укучылар өчен формага үз таләпләрен куя ала:
– Болар барысы да мәктәп Уставында язылган. Бар да ата-аналар белән киңәшләшеп эшләнә. Мәсәлән, кайбер мәктәпләрдә карасу-зәңгәр төстәге формада йөрү генә рөхсәт ителә. Барлык укучылар өчен таләпләр бер үк. Шулай ук күлмәк-блузкалар төсенә дә аерым таләпләр куелган. Ак һәм зәңгәр төстәгеләргә өстенлек бирелә. Мәктәп Уставы тарафыннан рөхсәт ителгән булса, кызларга форма күлмәгеннән яки итәгеннән тыш, классик фасондагы чалбардан да йөрергә ярый.
Укучылар формасы бер төрле булсын өчен, райондагы шәһәр мәктәпләренең берсендә ел саен ярминкәләр уздырыла. Форманы шунда сатып алырга була. Тик, күпләр фикеренчә, бәяләр кесәгә нык суга торган...
– Бер-ике ел элек кызыма мәктәп формасы – зәңгәр төстәге сарафан сатып алдым. 1700 сумга төште. Минемчә, арзан түгел. Тик бер ай үттеме-юкмы, ул яраксызга чыкты. Бөтен чүп-чарны җыя, тиз бөгәрләнә. Ни утырып, ни торып булмый. Бүтән ул җирдән сатып аласым юк, – ди Болгарда яшәүче Ольга Кузьмина.
Шулай итеп, халык кием-салым алырга я якындагы шәһәрләргә, я базарга барырга мәҗбүр. Базарда бәяләр ничек икән?
Җирле алыпсатарлар күбесенчә Кыргызстанда яки Ульяновскида тегелгән мәктәп формасын тәкъдим итә. Сыйфаты ярыйсы гына, бәяләр дә әллә ни кыйммәт түгел. Яшүсмергә костюм дүрт мең чамасы тора, кызлар өчен форма күлмәге яки итәгенә бәя мең ярымнан башлана. Башлангычлар өчен дә бәяләр шул чамасы. Итәк, чалбар, сарафан, жилетны мең дүрт йөз сумга алырга була, арзанраклары да бар. Кызлар өчен блузкалар – биш йөз сумнан башлана, егетләр өчен начар сыйфатлы күлмәкләр – дүрт йөз-алты йөз сум, сыйфатлыраклары – мең сум тирәсе.
Акча җитмәсә, бәяләрен киметеп сату урыннары ярдәм итә. Мәсәлән, мондый урыннарда бишенче класста укучы кыз балага форма күлмәген биш йөз сумга алырга мөмкин. Тик моның өчен базарга ешрак килергә кирәк...
Физкультура дәресләре өчен спорт формасы белән кроссовкалар булуы зарур. Костюмнар – 800 сумнан алып, кроссовкалар 650 сумнан башлана. Укучы кызларның күбесе футболка белән леггинс кына сатып ала. Бу тагын да очсызракка төшә.

Реклама

Мәктәп букчасы да кирәк...
Укучыларның күпчелеге хәзер портфель белән түгел, рюкзак белән йөри. Бәясе мең сумнан артыграк. Бу акчага шактый сыйфатлы букча сатып алырга мөмкин. Аркага аса торган урыны да балага уңайлы итеп ясалган.
Сәүдә нокталарында шулай ук махсус ортопедик рюкзаклар да бар. Мондый букчалар үсеп килүче баланың аркасына авырлыктан көч килмәсен өчен ясала. Файдалы әйбер булса да, кимчелекләре дә бар. Бәясе кыйммәт, үзе зур һәм шактый авыр. Шуңа күрә аларны сирәк кеше генә сатып ала.
Дәреслекләрдән тыш, рюкзакка башка кирәк-яраклар да тутырырга кирәк. Аларны сатып алу мәшәкате яңадан ата-ана җилкәсенә төшә. Мәҗбүри булган көндәлек (бәясе 60 сумнан 200гә кадәр), дәфтәрләр (нечкәләре – 5-6 сум, калыннары 35 сум), китап-дәфтәр тышлары, пенал, ручкалардан тыш, башлангычлар өчен рәсем һәм хезмәт дәресләре өчен төсле кәгазь (30-40 сум), төсле катыргы (50-60 сум), пластилин (120 сум), акварель буяулар, альяпкыч, келәй, төсле карандашлар һәм башка бик күп нәрсә кирәк булачак.
Балагыз сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлегенә йөрсә, иҗат өчен кирәк булган әйберләр исемлеге бермә-бер арта. Ә бит моннан тыш, һәр дәреслеккә махсус дәфтәр дә сатып алырга кирәк. Аның бәясе 180 сумнан башлана...

Экономиянең файдасы бармы?
Ата-аналар баланы мәктәпкә җыю турында ниләр уйлый соң? Ничек тә булса гаилә бюджетына экономия ясарга буламы?
– Кызыма Ульяновскида тегелгән мәктәп формасын гына сатып алам. Тукымасы да, сыйфаты да тел-теш тидерерлек түгел. Карап торырга да матур. Беренче класска барганда, сарафан, жилет һәм итәктән торган җыелма алган идем. Ике ел киде, бер дә таушалмады. Тагын да кияр иде, кечерәеп калды. Быел да шул ук фирманыкын сатып алдым. Ак блузка да кушып, 4300 сумга төште. Озакка җитәр дип өметләнәм. Арзанны сатып аласы килми. Ә менә башка әйберләр алганда бераз экономия ясасаң да ярый. Физкультурага форма алмыйбыз, леггинс та җитә. Мәктәп кирәк-яракларын да артыгын алмыйм, – ди кибеттә сатучы булып эшләүче Алинә Гайфуллина.
– Быел ике улым мәктәпкә бара. Олысы – унынчы, кечесе беренче класска. Олы улым яз көне бакчалар казып, үзенә акча эшләп алды. Ә менә беренче класска баручысын баштанаяк киендеререгә кирәк. Июнь-июль аендагы президент түләүләрен тагын бирсәләр, бик әйбәт булыр иде дә, булмас инде бүтән, – дип уфтана Болгарда яшәүче Елизавета Михайлова.
– Без уку әсбаплары һәм эш дәфтәрләрендә экономия ясыйбыз. Казандагы кибетләрнең берсендә зур ташлама белән сатып алабыз, –дип уртаклашты Светлана Павлова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев